“Салават күпере” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме
Шушы көннәрдә “Салават күпере” балалар бакчасында Нәүрүз бәйрәме булып үтте.
Бәйрәмгә урман җәнлекләре–бүре, куян, тиеннәр барысы да җыелган иде. Алар да балалар белән бергәләп уйнадылар, биеделәр, җырладылар. Кичәдә әкият дөньясыннан әби белән бабай да катнаштылар. Болында ботка пешерергә дип әби–ярма, бабай май, сөт алып килгән. Адашып кергән Кыш бабай Нәүрүз белән тарткалашканнан соң, үз урынын яз хуҗабикәсенә калдырып китте. Аннан соң барысы да түгәрәк табын артына җыелып Нәүрүз күчтәнәчләреннән авыз иттеләр.
Фото
