"Вакыйф Нуруллинның Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителүен олы горурлык хисләрендә кабул иттем"
Сүзем олпат язучы, берничә буын кешеләрен үзенең әсәрләре белән тәрбияләгән, күпләргә үрнәк шәхес– Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф ага Нуруллин турында.
Язмамда җәелеп фәлсәфә сатарга, йә булмаса аның әсәрләрен “дисбеләргә” җыенмыйм. Матбугатта аның саллы иҗаты турында җылы язмалар биниһая күп булды. Вакыйф абыйның Габдулла Тукай премиясенә тәкъдим ителүен олы горурлык хисләрендә кабул иттем. Һәм шушы хисләр кулыма каләм алырга этәрде. Белмим, язучының артык тыйнаклыгымы, бәлкем янәшә иҗади мохитнең битарафлыгы да булгандыр, Вакыйф абыйның шушыңа чаклы әлеге исемгә дәгъва кылмавы гаҗәпләндереп килде. Вакыйф абый бу исемгә инде күптән лаек иде, югыйсә. Шөкер, әле соңламадык булса кирәк. Мин бу юлларны аңа әлеге дәрәҗәле исем бирелеренә ныклы ышанган хәлдә язам. Ничек инде, әсәрләре дистәләгән телләргә тәрҗемә ителгән, йөзәр меңләгән тиражларда басылган язучы үзенә тиешле бәһасен алмаска тиеш?! Узган елда гына да аның тагын ике томлыгы һәм тагын өч китабы әдәбият сөючеләр кулына килеп иреште.
–Әсәрләрен яшьләр, өлкән буын да бик яратып укый. Китапханә киштәләренә кайтып та кергәннәре юк. Әнә, Тукай премиясенә тәкъдим ителгән «Әгәр син булмасаң», «Күпер чыкканда», «Аккан су юлын табар» әсәрләрен бу елның ике аенда гына да 300 гә якын укучы алып укыды,–ди Балык Бистәсе районы үзәкләштерелгән китапханәсе директоры Рәүфә Кадыйрова.
Үзе дә гомер илә авылга гашыйк язучының әсәрләрендә авыл тормышы бөтен нечкәлеге белән сурәтләнә. Аларда җир, су, җил дә җанлы образ сыман тоела. «Җиңел укыла торган китап турында «су кебек эчелә” дип сөйлиләр. В. Нуруллин әсәрләре дә шулай: аларны укуы–сусагач саф су эчү кебек рәхәт; шундый йөгерек, бизәкле, чын халыкчан, җырлап тора. Аның геройлары сокландырырлык саф күңелле матур кешеләр булып күз алдына килеп басалар”,–дип яза аның иҗаты хакында язучы Мәдинә Маликова. Тагын бер олпат каләм иясе, әдәбият тәнкыйтьчесе Фәрваз Миңнуллин сүзләренә дә колак салыйк әле. Ул бер язмасында Вакыйф абый турында: “Әдәбиятта үз урынын, үз йөзен ул, иң элек һәм беренче чиратта, тырыш һәм эшчән, булдыклы һәм уңган, ихлас һәм ягымлы геройлар иҗат итеп тапты”,–дип язган иде. Аның әсәрләрен укыган һәр укучы бу сүзләрнең раслыгына инанмый калмастыр.
Аның әсәрләрендә тәрбияләнеп үскән чор баласы буларак, шәхсән үзем әсәрләренә еш әйләнеп кайтам. Тел байлыгы, сурәтләү чараларының муллыгы, образларны тормышчан ача белү осталыгы укыган саен авторның көчле каләмле булуына соклануымны арттыра гына бара. Шундый халыкка якын язылганнар ки, бер укый башласаң тиз генә аерылып булмый, магнит сыман үзенә тартып торалар. Өзелгән урыныннан дәвам итеп китүе җайлы гына, чөнки образлар белән тәэсирләнү көче хәтерне тиз яңарта.
–Мин озын язарга тырышмыйм һәм әсәрләремдә тиз генә нәтиҗә чыгарып куярга ашыкмыйм. Укучымны ялыктырудан нык куркам, бу саклык язу алымнарының үзәгендә яши. Аннан, геройларым күбрәк реаль тормыштан алындылар. Авылга якын булуым авыл темасын бөтен нечкәлекләрендә ачарга ярдәм итә,–ди Вакыйф ага Нуруллин.
Аның Тукай премиясенә тәкъдим ителүе уңаеннан шактый гына каләмдәшләр, китап сөючеләр белән аралашырга, фикерләшергә туры килде. Бертавыштан: ”Бик тә лаеклы кандидат!”– дигән хуплау сүзләре генә ишеттем. Районыбызның Югары Тегермәнлек мәктәбе, Яр Чаллы шәһәренең Балык Бистәсе якташлык җәмгыяте, район музее һәм үзәкләштерелгән китапханәләре системасы коллективларында булган очрашуларда да бу фикер күп тапкырлар кайтавазланды. Комиссия әгъзалары да дәрәҗәле язучыларның бәһасен ишеткән һәм халык фикерен хуплаган мәлдә, синең өчен тавышларын кызганмаслар дип уйлыйм Вакыйф абый!
Вазыйх Фатыйхов.