Тарихта беренче тапкыр Библия татар телендә нәшер ителгән
Россиядә Библия башка телләргә бишенче тапкыр тәрҗемә ителгән.
Моңа кадәр аны рус, чуаш, тувин, удмурт телләрендә бастырып чыгарган булганнар. Дөньяда исә аның 565 телдә тәрҗемәсе бар.
Татарчага тәрҗемә итү 23 ел дәвамында башкарылган. Аны филология һәм библеистика өлкәсендәге белгечләрдән торган халыкара коллектив тәрҗемә иткән. Аларның хезмәте Татарстан Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында һәм КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтында фәнни рецензия үткән.
