Түбән Абдулда “Игелекле эшләр көне” чарасы узган
Түбән Абдул авылында мәдәният йорты “Игелекле эшләр көне” чарасы уздырган.
Аның кысаларында балалар һәм клуб хезмәткәрләре ялгыз яшәүче пенсионер Фагүлә апага ярдәм күрсәткән. Уртак тырышлык белән тимурчылар аның өен җыештырган, ишегалдында да тәртип урнаштырган, кар көрәгән.
