Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Әлмәт драмтеатры Тукайга багышлап рәсемнәр бәйгесе игълан итте

0

Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышлап һәм театрга, туган телгә, милли мәдәнияткә кызыксынуны арттыру максатыннан драметар “Тукай театрда!” рәсемнәр бәйгесе уздыра. 

Анда 3-10 яшьлек балалар катнаша ала. Рәсемнәрдә Тукай әсәрләрендәге геройлар чагылыш табарга тиеш. Иң кызыклы рәсемнәр театр фойесында күргәзмәдә урын алачак. Җиңүчеләргә “Шүрәле-шоу”га (комик баттл) чакыру билетлары биреләчәк һәм спектакльне куючылар, актерлар белән фотога төшү, алардан автограф алу мөмкинлегенә дә ия булачаклар. “Шүрәле-шоу” 17 апрель көнне көндезге 12.00 сәгатьтә күрсәтеләчәк.

Рәсемнәр А3 форматында ясалырга тиеш. Исем-фамилияне, туган елны, укыган мәктәбеңне, балалар бакчасын, әти-әтинең телефон номерын күрсәтү мәҗбүри.

Эшләрне 15 апрельгә кадәр театр кассасына тапшырырга кирәк. Кабул ителгән барлык рәсемнәр театр сайтына урнаштырылачак.

Кассаның эш вакыты:

Дүшәмбе – ял,

Сишәмбе-якшәмбе 11.30 – 18.00 сәгатьләрдә эшли,

Төшке аш – 15.00 – 16.00 сәг.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса