ЧИРЕН ЯШЕРГӘН - ҮЛГӘН
Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышында наркотикларның законсыз әйләнеше, тыелган матдәләрне кулланучылар белән хәлнең торышы, эчүчелек нәтиҗәсендә килеп чыккан тискәре күренешләр һәм проблемаларны чишү юллары барланды.
Үзәк дәваханә табиб-наркологы Илфат Салихов белдерүенчә, районда наркомания диагнозы куелучылар саны елдан-ел арта. 2014 елда 50 наркоман булса, 2015 елда алар 60ка җиткән.
- Наркоманнар саны арту профилактик исәптәгеләрне (9 кеше) диспансер исәбенә күчерү белән бәйле. Профилактик исәпкә, билгеле булганча, наркотикны бер тапкыр татып караучылар алына. Ә менә шулардан тугызының узган ел наркотик куллануны ешайтуы ачыкланды. 2014 елда профилактик исәптә 119 кеше торса, 2015 елда алар 151 булды, - ди табиб.
Шулай ук алкоголизм белән дә хәлләр катлаулы. Мондый диагнозлы 271 кеше исәпләнә. Аеруча сыйфатсыз алкоголь кулланып агуланучылар булуы борчу тудыра. Үткән ел шундый спиртлы эчемлекләрдән - 7, быел 2 кеше агуланып үлгән.
Эчке эшләр бүлегендә исә, наркотик матдәләр куллану сәбәпле, 212 кеше профилактик исәптә тора. Наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле 41 җинаять эше теркәлгән. 49 кеше, наркотик куллану сәбәпле, административ җаваплылыкка тартылган.
- Наркотик матдәләрне җыелып куллану очраклары шәһәрнең һәр бистәсендә күзәтелә. Подъезд төбендә сәер исереклек халәтендәге кеше күренсә, кичекмәстән, полициягә хәбәр бирү кирәк. Бу әлеге йортта наркотик кайнатып куллану ихтималы турында сөйли. Бүгенге көндә “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясе бара, шикле кешеләр турында аноним төстә “02” һәм 7-02-02, 7-14-21 телефоннарына шалтыратуны сорыйбыз, яисә Зәй шәһәре, Нефтьчеләр проспекты, 41нче йорт адресы буенча хат юлларга мөмкин, - ди эчке эшләр бүлеге башлыгы урынбасары Федор Тимофеев.
Наркотиклар һәм алкоголь кулланучылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра. 2015 елда кылынган җинаятьләр, хокук бозуларның нәкъ менә үз-үзенә хисап биреп бетермәүчеләр тарафыннан башкарылуын ассызыклый Федор Тимофеев.
“Иске Зәй” торак милекчеләре ширкәте җитәкчесе Владимир Кипров чыгышында шикле гамәлләр кылып, эчеп, сугышып ятучы кешеләргә тукталып, әлеге ширкәткә караган йортларда 7 фатирның аерым игътибарда булуын ассызыклады. Мисалга шушы көннәрдә генә килеп чыккан аяныч хәл турында да сөйләшү булды утырышта. Иске Зәй бистәсендә спиртлы эчемлек кулланырга яратучылар фатирында үзара гауга чыгып, араларыннан берсе үтерелә. Соңыннан аны, капчыкка салып, урамга чыгарып ташлыйлар.
- Тикшерүләр үтерүнең 14 мартта булуын ачыклады, ә мәетне шешәдәшләр ике көннән соң гына чыгарып ташлый. Боларның бит күршеләре, танышлары булгандыр, янәшәдә ике көн буе мәет ятуын белүче дә булмый. Бер-беребезне барлап, игътибарлы булып яшәү кирәк, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, аеруча басым ясап.
Фикер алышулар барышында торак милекчеләре ширкәтләре җитәкчеләренең, авыл җирлекләрендә эшләүчеләрнең йортларда яшәүчеләргә, аларның нәрсә белән шөгыльләнүенә игътибарлы булу мөһимлеге ассызыкланды. Халыкка бу хакта аңлату кирәк.
- Тыныч, имин, сәламәт тормышта яшәү өчен бер-береңә битараф булмау зарур. Эчүчеләр, наркоманнар бер көндә генә барлыкка килми, күршеңнең тәртибендә үзгәрешләр, негатив күренешләрне сизүгә үк чаң сугарга кирәк. Чирен яшергән үлгән, дигән халык мәкален онытырга ярамый, начар булып күренүдән куркып, бер-береңне кисәтүдән тыелмаска кирәк. Саннарны матур итеп күрсәтеп, проблемаларны яшерүдән читләшергә кирәк. Шунысыз без тискәре күренешләргә каршы көрәшә алмыйбыз, - диде район башлыгы, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп.