Әлмәтнең 12 көрәшчесе 12 җиңү белән кайтты
Әлмәтнең яшь көрәшчеләре Яр Чаллыдан җиңүче булып кайтты.
19-20 мартта автокалада грек-рим көрәше буенча Ю. Журавлев истәлегенә багышланган ачык кубок булып узды. Ярышларда Әлмәт, Чаллы, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм “Кама арты” командалары, барлыгы 120 яшүсмер катнашты. 10 авырлык категориясендә СДЮСШОР мәктәбендә шөгыльләнүче 12 әлмәтле көч сынашып, 12 беренче урын яулады, шулай итеп безнең җыелма команда җиңүче исеменә лаек булды
