Добавить новость
ru24.net
World News
Март
2016

Зәйтүн маен сайлаганда бу киңәшләрне исеңдә тот

0
Зәйтүн мае шешәсеннән «Extra virgin olive oil» язуын эзләгез. Ул салкын пресслау нәтиҗәсендә беренче алынган май. Аның кислоталылыгы 0,8дән 1,5 процент арасында тирбәлә.
 
Майның җитештерелү вакытын да карагыз. Шәрабныкы кебек, озаграк торган саен яхшырак дигән кагыйдә аңа карамый. Киресенчә, май «яшь» булган саен, аңарда файдалы матдәләр күбрәк.
 
Майның җитештерелү һәм аны тутыру урынын да өйрәнегез. Чынлыкта алар туры килергә тиеш. Зәйтүн үсмәгән җирдә сыгылган майны алмавыгыз хәерле. Бу аның җитештергән илдә тикшерү узмавы турында сөйләргә мөмкин.
 
Май тутырылган шешәнең төсенә игътибар итегез. Ул кояш нурларын үткәрергә тиеш түгел, ягъни караңгы төстә булуы зарур.
 
Майны караңгы салкынча урында саклагыз. Шулай ук суыткычта да тотмагыз.
http://shahrikazan.com



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса