Яз сулышы җанга моң өрде
Тукайлы, шигъриятле яз быел да матур бәйрәм чаралары белән башланып китте.
Районыбызның Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге җыр фестиваленең беренче туры авыл җирлекләрендә, икенче туры үзешчәннәрнең башка авыллар белән иҗади аралашуында узса, өченче туры исә гала концерт буларак район мәдәният йортында үтте.
Халкыбыз җыр-моңга, гомумән, сәнгать дөньясына битараф түгел. Моны тулы тамаша залыннан ук күзалларга мөмкин. Редакциябезгә фестиваль барышында авыллардагы иҗат концертлары хакында язылган сөенечле хатлар күп килде. Анда авыл халкының үзешчәннәр чыгышына сокланулы карашы, җыр бәйгеләрен оештыручыларга рәхмәте чагылды. Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Чернова да гала концерт ачылышында үзешчәннәребезгә ихтирамлы сүзләрен җиткерде, эшләрендә, иҗатларында уңышлар теләде.
Әйе, хезмәт белән ял чиратлашып барганда гына тормышка яңа сулыш өрелә. Әлеге концерт программасы да һәркем күңеленә хуш килерлек төзелгән, концертта жанр һәм яшь буенча чикләүләр юк, вокал соло башкаручылар да, дуэтлар, биюләр дә җитәрлек иде. Өлкән яшьтәге тамашачы халык җырларыннан рухи канәгатьлек алса, яшьрәкләр заманча җыр-биюләрне алкышлады. Юлсубино авылы мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Нур” һәм Корноуховодан “Сәйлән” театр коллективлары чыгышы исә күңелле скетчлары белән концертка үзгә ямь өстәде.
Вакытлар, сәгатьләр узганы сизелмәде дә. Юк, һич кенә дә тамашачыны ялыктырмады әлеге концерт. Киресенчә, ул яңа эшләргә стимул бирде, көч-энергия өстәде, матур язларга өмет, ышаныч тудырды.
Фәрваз Каюмова.
