Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

ХАКЫЙКАТЬ ШАГЫЙРЕ

0
Романтик шагыйрь Рәдиф Гаташка 75 яшь тулды. Шагыйрь  өчен, әлбәттә, олы Бәхет!
 
Рәдиф Гаташ (асылда Рәдиф Кәшфулла улы Гатауллин)  белән моннан 50 ел элек Бауман урамындагы Матбугат йортында очрашуым истә калган. Ул Татарстан китап нәшриятында эшли иде.  Ул вакытта Рәдиф Гатауллин Сибгат Хәкимнең кереш сүзе белән “Гөлләр су сорый” исемле шигырь җыентыгын нәшер иткән, яшьләрнең мәхәббәтен яулап алган шагыйрь иде инде. Минем дә Башкортстаннан чыгуымны белгәч, ул елмаеп куйды: “Казанда шагыйрь булу җиңел түгел”, - диде. 
 
Казанга күрше республикадан килсә дә, ул тиз арада шигырь сөючеләрнең мәхәббәтен яулап алды, беренче чиратта үзен лирик шигырьләр язу остасы буларак танытты. 
 
Тагын бер куанычлы хакыйкать турында әйтеп китик. Уфа җирлегендә туып-үскән, татар әдәбиятының үсеше  өчен җан тырышлыгы куйган әдипләребез шактый, аларның иҗаты бүгенгә кадәр тулысынча ачылмаган материкны хәтерләтә. Акмулла, Мәҗит Гафури, Галимҗан Ибраһимов, Шәехзадә Бабич, Сәйфи Кудаш, Фатыйх Кәрим, Шамил Анак,  Әхсән Баянов, Нәкый Исәнбәт, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев, Әнгам Атнабаев биеклеге сирәкләргә эләгә.
 
Рәдиф Гаташка килсәк, аны беркем белән дә янәшә куеп булмый. Шагыйрьнең төп сыйфатлары – самимилек һәм эчкерсезлек! Шул ук вакытта аның бик тырыш, максатчан кеше булуын да билгеләп үтәргә кирәктер. Бүген күп шагыйрьләр “түбәтәй җыеп” йөргәндә, ул 3 томлык сайланма әсәрләрен бастырып чыгарды. Бу исә Уфа җирлегендә туып-үскән шагыйрьнең беркайчан да авырлыклар алдында баш имәве турында сөйли, юкка гына аны филология фәннәре докторы Резеда Ганиева “Заманның шигъри пәйгамбәре” дип атамагандыр. Рәдиф Гатауллин иҗатына Хатыйп Миңнегулов кебек зур галимнәр дә, хәтта үзләре үк әдәбият арбасына утырырга тырышкан, чын шагыйрь булып китә алмаган кеше дә уңай бәя биргән.
 
Шагыйрьнең җәмгыятьнең һәр күренешенә үз фикере бар. Бүләкләр мәсьәләсенә дә Рәдиф Гаташның үз карашы булуы билгеле. Ул шаярып, “Мәҗнүн бүләге”нә лаеклы булырга теләве турында язса да, аңа лаеклы рәвештә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелде. 
 
Рәдиф Гаташ – Бәхетле шагыйрь. Зәңгәр коега су алырга килгән кызга гашыйк булган шагыйрь кинәт кенә ярымпублицистик, ярым-фәлсәфи характердагы “Мин дөресен сөйлим” исемле шигырен язган. Бу әсәре белән ул үзенең дөньяда, поэзиядә тоткан урынын да дөрес бәяләгән. 
 
Заманында Шамил Анак- Мәхмүдов иҗаты уңаеннан татар-башкорт матбугатында ак шигырь, ирекле шигырь, традицион шигырь турында кыю бәхәсләр булып алды.  Рәдиф Гаташны ирекле шигырь, верлибр язу остасы дип атасак та дөрес булыр. Аның шигырьләрендә катлаулы чагыштырулар да күп түгел. Шагыйрь  әйтергә теләгән төп фикерен таба белә, шигырьләре тыныч кына агып барган елгачыкны хәтерләтә. Әйтер сүзен дә шагыйрь “язып” түгел,  “сөйләп” аңлата икән. 
 
Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешеләрнең
Ялгышларын күрәм.
Үземнекен белмим. 
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим.
 
Моны шигырь дип түгел,  лирик проза дип атасак, ялгышмабыз кебек. 
 
Әдәбиятчылар Гаташның Такташ традицияләрен дәвам иттерүен билгеләп үтә. Ул үзе дә “Такташ тавышы” исемле шигырен язган, әдәбият сөючеләрне “үлмәс шагыйрь тавышын” тыңларга өндәгән. Аудиоязмасы булмаган, радиофондта сакланмаган Такташ тавышын шагыйрь, әйтерсең лә үзе тапкан, шәхсән ачыклаган. 
 
Ул – “Киләчәккә хатлар” да,
Сагынычлы тавышы, еллар буе
ачыклана тик, көчәя ләсә!
Гел ишетербез,
Йөрәкләр саңгырау  булмаса.
Мәңге аның тавышын! –
Үлмәс шагыйрь тавышын
Тыңлыйк дуслар! 
 
Сүз дә юк, Рәдиф Гаташ иҗатында тематик яктан Такташ белән аваздашлык бар.
 
Рәдиф Гаташ иҗатына ягымлылык, эчкерсезлек хас. Халык бәхете өчен көрәшүчеләрне ул тәнкыйтьләми, киресенчә – аларның эшчәнлеген куәтли, милләтпәрвәрләргә теләктәшлек белдерә. Милләт үсешенә комачаулык иткән  кешеләргә карата тәнкыйть белдерергә дә онытмый, әмма бу катлаулы мәсьәләгә хөкемдар кебек түгел, шагыйрь буларак якын килә. 
 
Рәдиф Гаташ бик күп шагыйрьләргә Һ.Һейне, Г.Лорка, М.Лермонтов, Г.Тукай, Ш.Бабич, С.Кудаш, М.Кәрим, Н.Нәҗми, С.Хәким, Х.Сарьян иҗатларына хөрмәт белән караган, аларның уңай сыйфатларын үз әсәрләрендә үстергән. 
 
Рәдиф Гаташның өч томлык сайланма әсәрләре белән танышкач, аның өчен бигрәк тә Дәрдемәнд, Шәехзадә Бабич якын булган икән дигән фикер туа. Ш.Бабичка, Н.Нәҗмигә ул берничә шигырен багышлаган. Наҗар Нәҗмигә авыр вакытта, аны хөрмәтләп, кешелекле шигырен язган. Үзенең шигърияте дә остазларыныкы кебек үк озын гомерле булсын иде. 
 
Әмир МӘХМҮТОВ, филология фәннәре докторы.
 
 
 
РЕДАКЦИЯДӘН. Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Рәдиф Гаташка 30 мартта 75 яшь тулды. Без каләмдәшебезне күркәм гомер бәйрәме белән ихластан тәбрик итәбез, аңа исәнлек-саулык, яшьләрчә дәрт-дәрман һәм яңадан-яңа шигъри ачышлар теләп калабыз. 
 
Рәдиф ГАТАШ: АПРЕЛЬ БУЛЫП КАЛ СИН…
 
ИРЛӘР БУЛЫЙК
 
Ирләр булыйк һәрвакыт  һәм һәр адымда.
Малай чакта –уйнаганда,
күккә карап төрле уйлар уйлаганда. 
Кыйналганда.
 
Ирләр булыйк –үсмер чакта,
беренче кат яратканда:
яшьтәш кызыңа оялып бер көн аңлатканда.
Үпкәләшеп йөрешкәндә,
килешкәндә. 
 
Ирләр булыйк —
якыннардан аерылганда
һәм аларны сагынганда.
Егет булгач –юллар үтеп арган чакта,
ерып булмас карурманда калган чакта,
куркынычның күзенә карап барган чакта, —
тормыш таләп иткән һәр урында,
утта, суда. 
 
Ирләр булыйк –
мәхәббәттә җиңелгәндә, чигенгәндә.
Кайгы һәм шатлык килгәндә,
мәҗлесләрдә,  бәхәсләрдә...
Акыл һәм дәрт көрәшкәндә.
Вәгъдәләрдә...
 
Ирләр булыйк – ир булгач та, картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында
Күк гөмбәзен иңебездә
бары бер көн тотып торыйк! 
Ирләр булыйк!
 
ЙОЛДЫЗ ҖИЛЕ
 
Мин –Марстан. Юк, йолдыздан түгел, 
Җирдәге бер матур авылдан. 
Әмма, миңа барыбер йолдыз җиле,
йолдыз җене, диләр, кагылган...
 
Мин Марстан, тик марсиян түгел, 
мин - җирский: тузан бер, бала. 
Күкләр күптән ачылса да күзгә, 
әлегә китә алмам: Җир кала.
Җир кызлары кала. Сөюем монда, 
монда җирдәй җылы күңелем. 
Йолдыз гөлләренең яме күптер, 
миңа тансык монда кыр гөлем.
 
Җирнең
һәр куагы, кошы, кешеләре,
эчкән суым, һава, икмәгем -
беләм, ныграк яраттырыр өчен мине
күк юлына илче иткәнен.
 
Ерак планеталар чакырганга, 
күптән җырда йолдыз кабынган. 
Юкса кешедә әле –Җир паспорты, 
мин дә Марс дигән авылдан.
 
Йолдыз җиле,
йолдыз җене... шунда кагылган.
 
 
ТАТАР КИТАБЫ
 
                             Хатип Госманга
 
Киштәсендә, хәтерендә илнең 
бабамнарның күпме китабы! 
Пергаментлар, кулъязмалар сөйли –
гасырларның безгә хитабы.
 
Сөйлә, китап! Болгар чорларыннан,
Тарихыңнан «аять» сөйлә әйдә:
телгә килсен Якуб улы Йосыф, 
Һәйкәл булып бассын Зөләйха.
 
Сөйлә:
фани дөнья сүзен, сөю җырын 
борынгылар ничек үз иткән, 
«Мәхәббәтнамәләр» нигә һаман 
алмаз кашлар –шигъри йөзектә?
 
Сөйлә, китап! Сәйфи Сараилар,
«Гөлстан»нар ничек калганнар?
 Янган калалардан исән-имин 
чордан-чорга күчеп барганнар?
 
Казан зират караучысы түгел, 
бер атаклы улы халыкның, 
Мөхәммәдьяр –безнең күңелгә яр, 
ничек чорлар аша калыктың?!
 
Сөйлә, китап! Нинди хикмәтле җыр - 
Мәүлә Колый, Утыз Имәни?
Нинди кыйссаларга тап булганбыз 
Акмуллалар телен өйрәнеп?
Сөйлә, китап, нинди гамьнәр кичеп,
төрле илләр үтеп, шулай да 
бирдең алмаз телебез ачкычларын, 
бабамнарның газиз тавышларын 
ишеттердең ничек Тукайга?!
 
Асыл мираслары заманнарның,
гасырларның оран-хитабы
хәтерләрдә булсын!
Сөйлә әйдә,
син, үлемсез халык китабы!
Сөйлә...
 
УЕЛ
                                    X. С. га
 
Күпне күргән сиксән яшьлек әби
бер җырлады безгә «Уел»ны; 
күзләр коры иде, тавышындагы 
яшьләр гүя җанга коелды...
 
Агыйделнең көләч ярларында,
шатлык иле - Илеш ягында,
тарих, бәлки, безгә очрагандыр 
аһәңнәре, моңы сагында?
 
Уеп алды гүя йөрәгеннән 
ераклардан килгән сагышны –
Агыйделнең үзенә охшап акты 
халык моңы, җаны, тавышы.
 
Җилләр исте... Батыр ирләр үтте, 
илләр үтте кичеп уемнан; 
ил язмышы йөрәкләргә безнең 
«Уел»лары белән уелган.
 
Бар булганы белән халык җаны 
яшеренгән шушы моңнарга... 
...Ятим моңнар, ятим җырлар булмас 
халык яшәгәндә, ил барда.
 
Озата бара киләчәккә шулар...
Онытып буламыни үткәнне? –
Заман үзгә, тормыш үзгә, яңа, 
ә чын җырлар - иске, күптәнге...
 
            * * *
Кал җырымда, апрель булып кал син! 
Якты таңдай син бер балкыдың, 
Мартта туган җаным шунда белде 
Апрельгәчә дөнья салкынын.
 
Апрель булып килдең, юк, май түгел, 
мәңге миңа апрель булып кал; 
мәңге шулай якты булсын кичләр, 
сабый яшьле булсын болытлар –
Апрель булып кал син!
 
Бөреләрнең
тик ачылган чагын, саф чагын, 
каеннарның суты ташыган мәлен 
күзләреңнең язы сакласын. 
Апрель булып кал тик!
 
Ташкын сулар
күңелеңдә калсын шул килеш. 
Төенләнгән килеш торсын сорау,
юк, кирәкми җавап, чишелеш... 
Апрель килеш...
 
Беләм, табигатьнең 
үзгәрмәгән юк бер мизгеле;
тукталу юк сиңа, алда көтә 
яшьлек яшел урман шикелле. 
Кемнәргәдер хәзерләнгән бәхетең 
елап ашыктыра майларга... 
Юк, туктатып булмас бугай аны, 
күңелең синең әллә кайларда.
 
Ләкин миңа апрель булып кал син, 
минем өчен апрель булып кал! 
...Җырларымда синең Кояш яна, 
елау катыш көлә болытлар.
 
Кал җырымда, апрель булып кал син...
 
 
ЙОКЫ ЮК ШАГЫЙРЬГӘ
 
- Нишлиләр алар?..
- Татарны строй аша куалар.
 Качкан өчен...
                                       Л.Толстой. «Балдан соң»
 
Китап. Мин... Мин. Китап...
                             Толстой. «Балдан соң»... 
Төн, синме озын? Ник йокы качкан соң?! 
Белмим мин, бүген таң атармы? 
Бик сәер төш кебек –бер аваз:
- Татарны... татарны!
 
Уемнан кичәме үткәннәр ачысы? 
Халкымның түккән яшь, гамь, моңы, сагышы?
Бетәргә боерган патшалар әмере? 
Тел, дин, җан коллыгы – 
Тарихның җәбере?
«Татарга һәм эткә рөхсәт юк!» –
авыздан китмиме шул чорлар әреме? 
Юк! Халкым ирекле, ул азат, Ватанлы, 
артта ул канлы юл, еракта ул калды! 
Тату, дус гаилә без илдә — Татарстанлы!
 
...Тик җирдә, дөньяда,
бүгенге заманда
кемнәрдер кемнедер кыйныйлар һаман да.
Ак тәнле, сарымы, карамы —
кемнәрдер бүген дә яралы,
таяклар, чыбыклар сызгыра –кара әле!
Кыйныйлар негрны, индеец, ирландны...
Димәк ки, мине дә, димәк ки –татарны... 
Дөньяның азмы әле царизмы, Цезаре? 
Кыйный ул һаман да, кыйната, 
аркада чыбыркы уйната... 
Юк, җанны ул кыйный, намусны яралый.
Пакь рухка, исемгә яга тап, яла ул! 
Бүгенге «шпицрутен» –камил ул, яңа ул, 
строй үтәли кемнәрдер уза гел, 
сүз, гайбәт кыйный, күр, суга тел: 
яшереп кемнеңдер тарихын, үткәнен, 
үч ала кемнәрдер! 
Таяклап үткәрә илне ил! 
Кем кабат ташлар соң бер набат, кем бүген? 
Дөньяга дәшәр кем? 
Кайда сез:
Каласны яклаган Вольтер, кил?!
«Эндәшми калалмыйм», -  диюче Толстой?! «Гаеплим!» -  дип язган Золя, син? 
Нәфрәтен әйтәлгән зыялы –Чехов? Кем? 
Эзлим мин.
Яклыймсыз хаклыкны?
Кем белән сез бүген?!
Халыклар –дөньяда бер, игез,
тумыштан ирекле, дус, тигез —
мин шуңа ышанам.
Шуңа мин йокысыз, Толстой, «Балдан соң»!
Абсолют чынлыкка җитмичә,
дөньяда шундый чор килмичә,
йокы юк шагыйрьгә, тынгы юк.
Җиңгәнче,
Фидельдәй, гамь төсе –сакалны без кырмыйк.
Таң аткач, көн килгәч? 
Күз күрер аннан соң.
 
Хәзергә –Толстой. «Балдан соң»!



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Арбуз, кукуруза и холодные напитки: диетолог Садыков назвал продукты, которые портят ваш сон летом

Аукцион за часть дачи Пугачевой опровергли

Компания КИТ МЕД представляет революционный аппарат SONOQUEEN — первую в мире анатомическую HIFU-технологию для anti-age терапии в России

Дети играют, родители отдыхают


Las 'Guerreras del Agua' se dan un baño de bronce en el Mundial de Singapur

Félix Auger-Aliassime

Why Juventus spent 111m this summer for only one new player

Adil Rami carga contra Lamine: "No puedo ni verlo, que le den..."


Axenix и RightStep стали партнерами в области комплексной цифровизации промышленных предприятий

Какие зарплаты нужны для получения льготного автокредита в 2025 году

Специалисты Нацпроектстроя надвигают путепровод СБВ над путями МЦД-2

Вредоносный код в Firefox: атака на цепочку поставок через NPM-пакеты


Microsoft warns of 'active attacks' on its government and business server tech, with one cybersecurity expert claiming that they should 'assume that you have been compromised'

The dairy industry would like Gen Z to drink more milk, so they made a Fortnite diner tycoon game

Настройки GameHub и Winlator для игры в Prey (2017) на Android

'I destroyed months of your work in seconds' says AI coding tool after deleting a devs entire database during a code freeze: 'I panicked instead of thinking'



«Каникулы с Росгвардией» проходят в регионах Центральной России

В Москве завершился сбор с руководителями финансово-экономических подразделений Центрального округа Росгвардии

Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве

Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве




Суд запретил выезд экс-владельцу "Домодедово" Каменщику по иску на $57,8 млн

Более 800 студентов прошли практику на предприятиях «Швабе» в 2025 году

В студии Детского радио прошла церемония гашения почтовой марки

Chef's table и новое пространство ресторана «Интеллигенция»


Okko, телеканал ТНТ и компания Norm Production приступили к съёмкам нового сериала «Хай, систерс»

МИД России осудил объявление Кнессетом Западного берега территорией Израиля

Депздрав: новый штамм коронавируса «стратус» фиксируют в Москве с мая

Сотрудники подмосковного главка Росгвардии завоевали «серебро» в чемпионате Центрального округа по мини-футболу среди команд московского гарнизона


Россиянин Сидоренко выиграл соревнования по настольному теннису на Универсиаде‑2025

Соболенко сохраняет первое место в чемпионской гонке WTA.

Александр Бублик получил хорошую новость от ATP после завоевания титула

Медведев пробился в четвертьфинал турнира в Вашингтоне


В нескольких российских регионах прошли задержания чиновников

Мошенница-риелтор обманула знакомых на десятки миллионов рублей при покупке квартиры

Поезда не будут ходить на участке Сокольнической линии метро с 26 по 28 июля

Сотрудники Волоколамского ОВО – филиала ФГКУ «УВО ВНГ России по Московской области» приняли участие в памятных мероприятиях, посвященных Дню ветерана боевых действий.


Музыкальные новости

Расторгуев с «Конем» и новый рекорд России. Итоги VK Fest 2025

Глава Ростова Александр Скрябин посетил мастерскую Сергея Олешни

Питчинг Релиза. Отправить релиз на Питчинг.

VK Fest 2025 побил рекорд по числу артистов и вошёл в Книгу рекордов России



В Москве завершился сбор с руководителями финансово-экономических подразделений Центрального округа Росгвардии

«Каникулы с Росгвардией» проходят в регионах Центральной России

Квалификационные испытания на право ношения знака отличия полицейского спецназа Росгвардии завершились в Подмосковье (видео)

Оркестр полиции Республики Сербской впервые выступит на фестивале «Спасская башня» в Москве


Акция «Каникулы с Росгвардией» продолжается в Чеченской Республике

Инсайдер Карпов: "Спартак" предложил "Динамо" Мх за Пальцева 250 млн рублей

Врач Поляков: Киркоров рискует сойти с ума из-за препарата для похудения

Paul Oakenfold возвращается в Россию: легенда электронной музыки даст концерты в Москве и Петербурге спустя 7 лет


В Москве на видео попало, как самокатчица влетела в авто с правоохранителями

В Москве росгвардейцы оказали помощь пострадавшей в ДТП мотоциклистке (видео)

Специалисты Нацпроектстроя надвигают путепровод СБВ над путями МЦД-2

Водитель Audi сбил трех пешеходов, переходивших дорогу на западе Москвы


Сигналы становятся всё громче. Переговоры - только ширма. Главное решится не в Стамбуле

У Путина есть роскошный подарок для Китая: США схватились за голову, узнав о нем

Путин дал указание рассмотреть проблемы онкологии в Архангельской области.

Путин отметил успех российских школьников на олимпиаде по физике.


Новый штамм коронавируса "стратус" фиксируют в Москве с мая

Депздрав Москвы оценил ситуацию с распространением нового штамма коронавируса

Депздрав Москвы: новый штамм коронавируса "стратус" фиксируют в Москве с мая

Обнаружен новый штамм коронавируса: он очень заразный и забирает голос




Новый штамм коронавируса "стратус" фиксируют в Москве с мая

Компания КИТ МЕД представляет революционный аппарат SONOQUEEN — первую в мире анатомическую HIFU-технологию для anti-age терапии в России

В Алтайском крае распространяется новый штамм коронавируса

Косметолог-эстетист Наталья Рябинова: как правильно использовать масло для губ


«Затрудняет путь в ЕС»: Урсула ждёт от Киева разъяснений по поводу ограничения полномочий НАБУ

Британский журналист: Зеленский - мелкий жулик и крыса, которому «недолго осталось» в этом мире

Мединский дал неожиданный ответ на предложение Киева о встрече Путина и Зеленского 


"Монсон о спортсменах, которые меняют гражданство в сложный период для России"

"Атлетико" заключил соглашение с игроком национальной команды Словакии

«Каникулы с Росгвардией» проходят в регионах Центральной России

Делегация «ЛокоТех» посетила финал II чемпионата профессионалов ОАО «РЖД» в Екатеринбурге


Лукашенко посоветовал не злить его и не допускать падежа в животноводстве

Лукашенко поделился мнением о самой идеальной профессии.

Лукашенко заявил, что в Белоруссии «на всякий случай» готовятся к войне

Лукашенко с иронией отнесся к санкциям, запрещающим ему въезд в Эстонию



Сергей Собянин. Главное за день

Собянин: Около 10 тыс. москвичей начали переселение по реновации этим летом

Собянин поддержал проведение конкурса «Лучший книжный магазин Москвы»

Мэр Москвы: Улучшим транспортную доступность Южного и Северного Бутова


В центре внимания: CorpSoft24 вошел в рейтинг крупнейших ИТ-компаний России

Исследование выявило снижение инвестиций в экологически чистую энергетику США.

Московские студенты начали исследовать влияние климатических изменений на сток рек Ямала

6 лет вместе. В Москве пройдет выставка, посвященная пандам Жуи и Диндин


Сотрудники подмосковного главка Росгвардии завоевали «серебро» в чемпионате Центрального округа по мини-футболу среди команд московского гарнизона

Неизвестный в Москве поджег дверь квартиры, где находились дети

МИД России осудил объявление Кнессетом Западного берега территорией Израиля

Okko, телеканал ТНТ и компания Norm Production приступили к съёмкам нового сериала «Хай, систерс»


70 участников СВО в Архангельске показали мотивацию выше госслужащих — Цыбульский

В Нарьян-Маре из-за холодов возобновили подачу отопления в дома

Республика Алтай вошла в десятку регионов России по развитию ипотеки

Настольный термотрансферный принтер штрих-кодов iDPRT iE4P


Актуальная информация о задержке поездов в Крым и обратно

Поезда "Таврия" по-прежнему задерживаются из-за ЧП в Ростовской области

В Симферополе на базе «Клинического госпиталя для ветеранов войн» функционирует гериатрический центр для пожилых людей с возрастными нарушениями

Лавандовое поле горит в Симферопольском районе Крыма


Хинштейн официально стал кандидатом в губернаторы Курской области

День речной полиции отмечают в России 25 июля 2025 года

«Спартак» – самый популярный клуб РПЛ по телевизионному охвату

Суд запретил выезд экс-владельцу "Домодедово" Каменщику по иску на $57,8 млн












Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева из России удерживает пятую позицию в рейтинге WTA.






Мошенница-риелтор обманула знакомых на десятки миллионов рублей при покупке квартиры

Депздрав: новый штамм коронавируса «стратус» фиксируют в Москве с мая

В нескольких российских регионах прошли задержания чиновников

Поезда не будут ходить на участке Сокольнической линии метро с 26 по 28 июля