АЙГА КЫРЫН КАРАМА
2 апрель (шимбә). Җөмәдел ахир аеның 24 нче көне. 25 нче Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 2.44 сәгатьтә калка, 11.43 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.13 сәгать.
Акыл җыю көне. Интуициягә таянырга була. Күргән төшләр рас килә. Сизү әгъзалары, баш, колак, кан тамырлары зәгыйфь. Энергияне юк-барга сарыф итәргә ярамый. Ач тору файдалы.
Бронхиттан дәва
Үги ана яфрагы үсемлегенең 3 яфрагын ярты литр сөттә кайнаталар да, шуңа әз генә туңмай салып, йоклар алдыннан 100 грамм эчәләр. Әгәр сабый каты ютәлләсә, 1 әр алма, суган, бәрәңгене 1 литр суга салып, яртылаш кимегәнче кайнаталар, көненә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчертәләр.
3 апрель (якшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 25 нче көне. 26 нчы Ай тәүлеге. Ай Сукояр йолдызлыгында, 3.19 сәгатьтә калка, 12.57 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.18 сәгать.
Һәртөрле вәсвәсәләргә бай көн. Әйләнә-тирә дөньяны һәм төрле кичерешләрне кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек арта, чит кеше йогынтысына бирелүчәнлек көчәя. Килешүләр төзү уңышлы. Нерв системасы, аяклар зәгыйфь. Теш дәвалату өчен начар вакыт. Балык, мүк җиләге, сөт ризыклары ашау файдалы.
Мәтрүшкә мае
Ярты стакан вакланган сары мәтрүшкә чәчәген һәм яфрагын 1 стакан чистартылмаган көнбагыш маена салып, 3 атна төнәтәләр, аннары сөзеп, салкынча урында саклыйлар. Җөйләрне, җәрәхәт эзләрен киметү өчен, мондый май белән компресс ясыйлар.
4 апрель (дүшәмбе). Җөмәдел ахир аеның 26 нчы көне. 27 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 3.50 сәгатьтә калка, 14.16 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.22 сәгать.
Бу көннәрдә организм хәлсез, шунлыктан күбрәк йоклау файдалы. Нерв системасы, сизү әгъзалары зәгыйфь. Кан һәм лимфа авырулары кискенләшергә мөмкин. Кан басымын контрольдә тоту сорала.
Йөзем сихәте
Йөрәк авыртканда, һәр яз һәм көз 1 әр килограмм йөзем ашарга кирәк. 3 йөземнән башлап, көн саен берәрне өстәп, 45 көн ашыйлар, аннан соң көн саен берәрне киметә баралар.
5 апрель (сишәмбе). Җөмәдел ахир аеның 27 нче көне. 28 нче Ай тәүлеге. Ай Балыклар йолдызлыгында, 4.18 сәгатьтә калка, 15.39 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.27 сәгать.
Айның иң яхшы көннәреннән берсе. Энергетикасы бик уңай. Көтелмәгән очрашулар берсеннән-берсе кызыклырак булачак. Хисләр тернәкләнә, аралашу теләге уяна. Сизү әгъзалары, аеруча күзләр зәгыйфь. Кан басымын контрольдә тоту зарур. Яңа Ай туарга ике генә көн калып бара, караңгы, Айсыз төннәр күңелгә шом сала. Организмны чистарту, ач тору уңай нәтиҗә бирә.
Шифалы чәй
Йөрәк мускулын мондый чәй ныгыта: 1 әр чәй кашыгы сукыр кычыткан, ромашка, каз үләне (спорыш), саз кипкәре (сушеница болотная) үләннәрен кушып, 1 литр кайнар суга салалар, 15 минут төнәткәч, 3 катлы марля аша сөзәләр, көненә 2 тапкыр өчтән берешәр стакан эчәләр. Дәва курсы – 3 атна, 2 атна ял иткәч, кабат дәваланырга була.
6 апрель (чәршәмбе). Җөмәдел ахир аеның 28 нче көне. 29 нчы Ай тәүлеге. Ай Кучкар йолдызлыгында, 4.45 сәгатьтә калка, 17.05 сәгатьтә бата. 4 нче фаза. Көн озынлыгы 13.31 сәгать.
Авыр энергетикалы көн. Бернинди вәгъдәләргә дә ышанырга ярамый. Бизләр системасы, кан тамырлары, эчәклек зәгыйфь. Үзеңне үпкәләткән кешеләрне кичерү зарур.
Керәнле лимон
Гаймориттан котылу өчен, 1 керән тамырын вак угычтан уып, барлыкка килгән массаның өчтән бер стаканын 2-3 лимон согы белән кушалар, яхшылап болгатып, суыткычта пыяла савытта саклыйлар. Көненә 3 тапкыр, ашаганнан соң 30 минут үткәч, яртышар чәй кашыгы кабалар. Дәва курсы – 3-4 атна. 10 көн ял иткәч, тагын дәваланырга ярый.
7 апрель (пәнҗешәмбе). Җөмәдел ахир аеның 29 нчы көне. 30 нчы, 1 нче Ай тәүлекләре. Ай Кучкар йолдызлыгында, 5.10 сәгатьтә калка, 18.32 сәгатьтә бата. 15 сәгать 25 минуттан яңа Ай. Көн озынлыгы 13.36 сәгать.
Тәүбә итү, гармониягә ирешү көне. Иҗат белән шөгыльләнү, айлык план төзү яхшы. Әйләнә-тирәне дә, үз хисләреңне дә кабул итү кискенләшә, тәэсирләнүчәнлек, интуиция арта. Баш һәм йөрәк зәгыйфь. Арып-талганчы эшләргә, артык кайнар ризыклар ашарга ярамый. Бүген авырый башлаган кеше озак чирләячәк. Төрле исләргә аллергия килеп чыгарга мөмкин.
Экземадан – кына
Чиләнеп торган экземадан дәвалану өчен, бераз кына (хна) порошогына боламыкка әйләнгәнче кайнаган су өстиләр, шуны җәрәхәткә ягып, бинт белән урыйлар, 3 көн тоталар. Аннары алып, тирене җылымса су белән юалар. 1 көннән соң тагын кабатлыйлар.
8 апрель (җомга). Рәҗәб аеның 1 нче көне. 2 нче Ай тәүлеге. Ай Үгезбозау йолдызлыгында, 5.38 сәгатьтә калка, 19.58 сәгатьтә бата. 1 нче фаза. Көн озынлыгы 13.41 сәгать.
Яңа туган Ай Җир белән Кояш арасында, үзенең караңгы ягы белән Җиргә караган. Ай идарә итә торган һәрнәрсә – хисләр, кәеф, хәтер, кан басымы зәгыйфь. Кан басымы болай да түбән булган гипотониклар өчен бигрәк тә авыр вакыт. Бу чорда укуда уңышлар, тиз савыгу, югары эшчәнлеккә өметләнергә ярамый. Ашаганда талымлы булу хәерле. Аралашуны чикләү зарур.
Тибет боткасы
Тибет монахлары ботканы менә болай әзерләп ашый. Берничә кашык арпа ярмасын коры чуен табада алтынсу-көрән төскә кергәнче кыздыралар, балчык савытка салып, өстенә кайнап торган су коялар, тоз сибәләр, капкач белән каплап, җылы тастымал яки сөлгегә төрәләр. Ярма бүрткәч, кайнар килеш ашыйлар. Суган, атланмай яки үсемлек мае кушарга була. Ашагач, имбир һәм бал салынган яшел чәйне күрәгә белән эчәләр. Мондый ботка эчәклекне бик яхшы чистарта, организмдагы барлык процессларны җайга сала.