Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды

0

Татар эстрадасының талантлы җырчысы Алсу Хәбибуллина "Татарстанның атказанган артисты" исеменә лаек булды. Җырчыны бүген Казан Кремлендә ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.

– Дәрәҗәле исемгә лаек булуыма чиксез шатмын, күңелдәге хис-кичерешләрне аңлату мөмкин түгел. Минем өчен бу – мөһим вакыйга! Дәүләт җитәкчелегенә, тамашачыма, укытучым Венера Ахатовнага һәм, гомумән, мине сәнгать өлкәсендә үстергән мөгаллимнәргә – барысына да зур рәхмәтләремне белдерәм! Киләчәктә дә тамашачымны яңа җырлар белән сөендерергә насыйп булсын, – дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу Хәбибуллина.


Алсуның сәнгать дөньясына тәүге адымнары Флера Хөрмәтованың "Җәүһәр" ансамблендә җырлап, төрле чараларда катнашуы белән башланып китә. 18 яшендә ул композитор Оскар Усмановның җырлары белән халыкка таныла. "Ике ярда ике ялгыз" дип исемләнгән җыентыгы исә нибары бер атна эчендә иҗат ителә. Бүгенге көндә Алсу Хәбибуллина Казан дәүләт мәдәният институтының соло җырлау кафедрасында өлкән укытучысы булып эшли.

 

Алсуны чын күңелдән котлыйбыз, иҗади уңышлар, яңа үрләр телибез!

Эльвира Шакирова

http://intertat.ru/tt/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса