Татарстанда һава торышы кабат бозыла
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 1 апрельдә, һава торышының бозылу ихтималы булу турында кисәтә.
Синоптиклар кисәтүенчә, иртәгә республикада яңгыр, пыскак яңгыр һәм җепшек кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк, юлларда бозлавык хасил булу ихтимал.
Татарстанда уртача һава температурасы төнге сәгатьләрдә – 4 градус салкын, көндез исә 3-8 градус җылы булачак.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/55908
Фото: cityreporter.ru
