Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Гагарин кубогына кем хуҗа булыр?

0

Гагарин кубогы өчен көрәштә икенче финалчы команда да ачыкланды: хәлиткеч уенда ЦСКА  командасы белән Магнитогорскиның "Металлург" хоккейчылары очрашачак.

Мәскәү клубына Санкт-Петербургның СКА командасын отар өчен 4 уен да җитсә, "Металлург" белән "Салават Юлаев" 5 матч уздырды. Кичә узган бишенче матчта "Металлург" хоккейчылары өстәмә вакытта 3:2 исәбе белән җиңү яулап, серияне үз файдасына төгәлли алды – 4:1.

 

Финал сериясе 7 апрельдә Мәскәүдә старт ала. ЦСКАның әле беренче тапкыр гына финалда уйнавы булса, "Металлург" икенче тапкыр хәлиткеч серия уздыра һәм икенче тапкыр Гагарин кубогы иясе булырга тырышачак. Гагарин кубогын ике тапкыр откан командалар әле икәү генә – "Ак Барс" һәм "Динамо" (Мәскәү). Ә өч мәртәбә финалда "Ак Барс"ның гына уйнаганы булды.

 

http://intertat.ru/tt/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса