Район башлыгы рәссамнарга шәһәр биналарына граффити ясарга рөхсәт бирде
Район башлыгы Айрат Хәйруллин яшь сәнгать әһелләренә ярдәм итәргә әзер булуларын белдерде.
Мэрның шәхси кабул итүенә килгән рәссам Роман Фадеевның шәһәр объектларын төзекләндерүдә граффити куллану тәкъдиме хупланды һәм бурычлар да куелды. Башлык фикеренчә, алар объектта үзгә сыйфатлар табып, шуны ассызымларга тиеш. Иҗат эшләренең матур булуы гына түгел, файдалы мәгълүмат та бирүе кирәк. Бу уңайдан яшь рәссамга яңа эскиз проектлары булдыру бурычы йөкләнде, шулай ук җәен граффити фестивале оештыру да тәкъдим ителде.
