ЯЗГЫ БОЗГА ЫШАНМА
Боз өстендә балык тоту мавыктыргыч шөгыль булса да, сак һәм уяу булырга, куркынычсызлык кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк.
Март аенда боз өстенең балык тотучылар белән чуарлануы – гадәти күренеш. Язын бозда балык тотмаска дип аңлатулар алып барып, әңгәмәләр оештырсак та, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясасак та, фанатлар балык кап дип балык тотуларын дәвам итәләр, ди кече күләмле көймәләрне теркәү инспекциясе инспекторы Валентин Атласов.
23 мартта инспекциягә, сусаклагычның шлюз янында балык тоталар, дигән хәбәр килеп ирешүгә, инспекторлар шунда юл ала.
-Хәбәр дөрес булып чыкты, без килгәндә җиде балыкчы боз өстендә балык тотып утыра. Юкка гына кышын-язын балык тоту – ул авыру, шул ук вакытта дәвалап булмый торган димиләрдер, - ди Валентин Атласов.
Балыкчылар утырган боз кисәк-кисәк булып каткан. Боз кисәкләре агып килеп, көннәр кинәт суыту нәтиҗәсендә бу шулай булган. Өстәвенә, ул урында боз катламы 10 сантиметр чамасы гына. Агым булган җирдә бозның юкалыгын балыкчылар яхшы белә, ләкин нәфесләрен тыя алмыйлар. Боз белән агып, аның астына китүче балык тотучылар турында еш ишетәбез. Валентин Атласов балыкчыларга әлеге урында балык тотуның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын тагын бер кат төшендерә. Әлеге балыкчыларның берсенең дә коткару жилетлары, бозга чыгу җайланмасы булмавы ачыклана.
Балык тотарга яратам дип, шулкадәр үзебезгә битараф булмасак иде. Яр буйларындагы боз өстенә кояш карый башлауга, су чыгып, боз юкара. Мондый урыннарда аеруча сак булырга киңәш ителә. Көннәр җылыта башлауга, балык тоту өчен куркыныч булмаган урыннарны сайларга кирәк, алар көчле агымнан һәм боз эри башлаган җирләрдән мөмкин кадәр ераграк булырга тиеш. Язын балыкка берүзең һәм кешесез урынга бармавың хәерле. Бозга икәүләп яки өчәүләп керү күпкә куркынычсызрак. Төркем белән хәрәкәтләнгәндә бер-бер артлы барырга һәм 5–6 метр дистанция сакларга киңәш ителә, үзең белән 10–15 метр озынлыктагы нык шнур алу (аның бер башы элмәкле һәм нинди дә булса йөк бәйләнгән булырга тиеш) мәслихәт. Әгәр дә инде боз астына төшкәнсең икән, мөмкин булганча тирән һәм акрын сула, аякларың белән туктаусыз велосипед педальләрен әйләндергән кебек хәрәкәтләр яса; кулларыңны киң итеп як-якка җәеп һәм башың белән су астына китмәс өчен боз кырыена ябышырга тырыш. Янәшә-тирәдә кешеләр бар икән, аларны ярдәмгә чакыр һәм мөстәкыйль төстә судан чыгарга тырыш. Кулларыңны барлык әйбердән – рюкзак, тартма һәм башкалардан азат ит. Кеше юк икән, сак кына, боз кырые кителмәслек итеп, кискен хәрәкәтләр ясамыйча, күкрәккә ятып боз өстенә башта бер, аннан икенче аягыңны куярга тырыш. Әгәр боз чыдата икән, акрын гына боз кырыеннан читкә тәгәрә һәм ярга таба шуыш. Үзең килгән якка таба хәрәкәтлән, чөнки анда инде бозның ныклыгы сыналган. Якын-тирәдә корылма булса, кереп җылын.
Ата-аналарга да балалары белән өйдә бу уңайдан куркынычсызлык чаралары турында сөйләшергә, сулыкларда боз өстенә керү куркыныч булуы турында кисәтергә кирәк.