Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Балык Бистәсендә төлкеләргә «шоколад» өләшәләр

0

Соңгы елларда районыбызда котыру авыруы ишәюе сәбәпле республикабыз бюдҗетыннан аны таратучы кыргый җәнлекләргә вакциналар бүлеп бирелде.

Ветеринария слуҗбасының җаваплы хезмәткәрләре бу көннәрдә авыл җирлекләре, терлекчелек фермалары, агачлыкларда һәм ерганак тирәләренә әлеге көрән төстәге шоколадка охшаган вакциналарны 1 квадрат километрга 20-25 брикет исәбеннән өләшә башладылар. Аны авыл җирлекләренә җитәрлек күләмдә 14 мең дозаны тулысынча таратачаклар. Вакцинаның кыргый җәнлекләргә һәм йорт хайваннарына зыяны юк, кабулиткәннән соң аларның бу авыруга бирешү көче, иммунитеты артачак. Инструкциядә, эш тәмамлангач препарат тартмаларының  яндырылырга тиешлеге әйтелә.

 

Идрис Аметов.

Автор фотолары.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса