Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

“Мишутка” балалар бакчасында Корней Чуковскийның тууына 134 еллыгын бәйрәм иттеләр

0

Шушы көннәрдә “Мишутка” балалар бакчасында Корней Чуковскийның тууына 134 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Өлкән группага йөрүче балалар әлеге язучының “Мойдодыр”, “Айболит”, “Котауси һәм Мауси”, “Федорино горе” әсәрләреннән өзекләрне сәхнәләштерделәр, шигырьләр сөйләделәр. Чарада сабыйларның әниләре дә катнашты. Кемдер мойдодыр, кемдер табиб ролен башкарды. “Бәйрәмдә катнашырга дип сорагач, ата-аналар бик теләп риза булдылар. Алар белән бик күңелле әзерләндек. Балаларга да әкият уйнавы ошады. Мондый чараларны еш үткәрергә тырышабыз. Күптән түгел генә Пушкин әсәрләрен өйрәндек, сәхнәләштердек. Сәнгатьле уку бәйгесе дә күңелле үтте”,–диде “Мишутка” балалар бакчасы хезмәткәре Гөлфия Әхмәтвәлиева.

 

Гөлназ Зарипова фотосы.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса