Ленигорскида бүген 12 градус җылы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 8 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Синоптиклар фаразлавынча, көндез явым-төшем көтелми. Төньяк-көнбатыштан искән талгын җил көн дәвамында юнәлешен үзгәртә – көньяк-көнчыгыш тарафтан исә башлый.
Көндезге сәгатьләрдә Татарстанда уртача – 12.
