Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Дамир Нәбиуллин: без тарихта эзлебез...

0

Тарихи документларда Яңа Арыш (“Икенче“ Арыш исеме астында), Байкилде (хәзер юкка чыккан Некрасово авылы тирәсе) авылы җирләре Казан ханлыгын яулап алганда күрсәткән хезмәтләре өчен Третьяк Мачихиннарга бүләк итеп бирелүе турында әйтелә.

XIV-XVI гасырларда үзәкләштерелгән дәүләт оеша башлау белән халык санын исәпкә алу эшләре дә камилләшә төшә. Салым алу берәмлеге булып җир кишәрлеге санала башлый. Шулай ук җир биләмәләрендә урнашкан йорт хуҗалыклары һәм анда яшәүче крепостной крестьяннар да күрсәтелә.

Авылыбызда бу вакытта мәчет булып, бабаларыбыз анда ислам дине кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәгән.Әмма, 1741-1742 елларда Казан өязе һәм татар бистәсендәге 418 мәчет җимертелә. Бу турыда документта менә нинди юллар бар: “Унбиш йортлы Яңа Арыш авылында бер мәчет бар иде, ул җимертелмәде. Әлеге мәчет Тимерлек авылы мәчетеннән биш, урыс авылы Носовадан дүрт, яңа чукындырылган Каробан (Карабаян) авылыннан ун чакырым ераклыкта урнашкан иде. Авыл кешеләре сөйләве буенча, әлеге мәчет хәзерге чордан алтмыш ел элек төзелгән.. Димәк, авылыбызда мәчет 1680 елда төзелгән дип әйтә алабыз.

Катнаш халык яшәгән авыл һәм шәһәрләрдә, шулай ук Казан шәһәрендә, мәчет төзүне тыюдан кала, XVIII гасыр азагына хәтле мөселманнарның дини тормышы закон белән идарә ителми. Шунлыктан ул чор татар авылларындагы мәхәллә тормышын ачыклау мөмкин эш түгел диярлек. Патша хөкүмәте алып барган сәясәт уңышсызлыкка дучар була, мөселманнар нык торалар. Нәтиҗәдә, патшабикә Елизавета Петровнаның 1756 елда игълан иткән аерым Указы нигезендә мөселманнарга Казан, Воронеж, Түбән Новгород, Әстерхан, Сембер губерналарында яңа мәчетләр төзү рөхсәт ителә.

     Безнең авылыбызның дин әһелләре турында беренче мәгълүматлар 1872 елгы документларда очрый. Биредә Яңа Арыш авылында 293 ир-ат, 230 хатын-кыз яшәве күрсәтелә; имамлык дәрәҗәсе 1845 елда бирелгән Шәриф Сәйфуллин (Сәйфетдинов булырга тиеш, чөнки алдагы документларда шул фамилия белән теркәлгән), азанчы дәрәҗәсе 1866 елда бирелгән Баһаутдин Бикмөхәммәтов булуы язылган. Алар авылдагы 40 баланы укытканнар, бу балаларның әти-әниләре акча түләп торган. Бу дин әһелләренә елына 40 сум дәүләт хезмәт хакы билгеләгән. Күрәсең, бу акча метрикә кенәгәләрен алып барган өчен булгандыр. Бу чор бәяләре белән чагыштырганда, моның шактый ук акча булуын күрербез. Сыер итенең 1 килограммы 35 тиен, тере каз – 1 сум 20 тиен, 1 килограмм арыш оны – 13 тиен, 1 килограмм елга балыгы – 80 тиен һ.б. (Мәгълүматлар 1838 елның 5 октябрендә чыккан “Псковские губернские ведомости” гәҗитенең 40 саныннан алынды). Бәяләр артуның еллык дәрәҗәсе бик аз булуын исәпкә алсак, 1917 елга кадәр шушы ук дәрәҗәдә диярлек калган бәяләрне күрербез.

     1861 елда Русиядә крепостной хокук бетерелгәннән соң илнең икътисади үсеше тизләшә. Авыллар зурая, анда яшәүче халык саны арта. Яңа Арыш авылында да 1878 елда йорт хуҗалыклары саны 157 гә җитә, анда 293 ир-ат, 231 хатын-кыз яши, мәчет каршындагы мәдрәсәдә 21 ир, 25 кыз бала укый. Мәчеткә икенче имам билгеләнә. Ул 1860 елда имамлык дәрәҗәсе алган Дәүләтша Зәбиров була. Аңа 115 сум хезмәт хакы түләнгәнлеге билгеле. 

     Документларда 1889 елда Яңа Арыш авылы кешесе Мөхәммәтхәсән Дәүләтшинның ислам дине кануннарын белүен тикшерү һәм аңа дини дәрәҗә бирү турында язылган; аңа бу вакытта 23 яшь була. 1907 елда исә авыл халкының икенче җәмигъ мәчете төзү турында гаризасы теркәлгән.Авыл зурайган, анда бу вакытка 1383 кеше яшәгән. Ике мәхәллә булып, ике мәчет яшәп килгән. Берсендә М.Дәүләтшин, икенчесендә Хәйретдин мулла Баһаветдин улы муллалык иткән.

1916 елгы архив кәгазьләрендә икенче мәхәллә мулласы Габделкаюм Сабирҗанов дип күрсәтелгән.

     Октябрь инкыйлабыннан соң Яңа Арыш авылындагы бу муллаларның язмышы белемле, инсафлы, милләтебезнең йөзек кашы булган  күпчелек кешеләрнеке кебек тәмамлана. 1930 елның 27 январендә Хәсән мулла Совет хөкүмәте чараларына һәм колхоз төзүгә каршы эшчәнлектә гаепләнеп кулга алына. Җинаять составы булмау сәбәпле эш ябыла. 1931 елның 15 маенда яңадан кулга алына, дәлилләр җитмәү сәбәпле эш туктатыла, гаиләсе белән авылдан куу турында карар чыгарыла. 1932 елның 27 февралендә өченче тапкыр кулга алынып, 9 майда 3 елга концентрацион лагерьга озату турында карар чыгарыла. 66 яшьлек мулла хаксызга шулай рәнҗетелә һәм лагерьларда үлеп кала. 1996 елның 21 ноябрендә ул аклана. Сабирҗанов Каюм 1931 елның 15 маенда кулга алынып 8 июньдә дәлилләр җитмәү сәбәпле эш туктатыла, гаиләсе белән авылдан куу турында карар чыгарыла. Бу вакытта аңа 50 яшь була.

Бу чорларда кача-поса халык арасында дин гыйлемнәрен тараткан, исем кушу, никах уку, җеназа намазларын үтәү кебек эшләрне башкарган, ислам дине кануннары буенча яшәгән Садыйк мулла, Кәрим мөәзин (соңрак мулла вазифасын да башкарган) кебекләрнең язмышын ачыклап бетерү эшләре әле алда тора.

     Җәмигъ мәчете буларак төзелгән бина 1931 елда мәктәпкә бирелә. 1932 елда мәктәп башка бинага күчкәч, биредә клуб эшли башлый. 2002 елның җәендә янгын чыгып бу бина янып бетте.

     Икенче мәхәллә мәчете хәзерге вакыттагы Үзәк урамның 16-нчы номерлы йортның, ә Каюм мулланың йорты шул ук урамның 20-нче йортның хәзерге бәрәңге бакчаларының түбәнге итәгендә була. Бу бина 1962-1963 нче елларда мәктәпкә хезмәткә өйрәтү мастерское итеп күчереп салына һәм 1974-1975 елларда сүтелеп мәктәпкә утын итеп ягыла.

     Авылыбыз халкы элек-электән динне тоткан, бабаларыбыз юлыннан тайпылмаган. Яңа Арышның зур хөрмәткә ия кешеләреннән берсе – Үзбәк абый Мусин сөйләгәннәрдән: “Мин кечкенә вакытта әти-әниләрнең намазларын калдырмый укуларын хәтерлим. Авылның көньяк ягында тау башында ачык һавада җыелып гает намазы укуга мине дә алып бардылар. Җәй көне иде, халык бик күп. Шәфигулла абзый имамлык итеп алда басып укуы хәтердә калган. Бу 1955-1956 нчы еллар булгандыр”. Гает намазлары халыкны сыйдыра алырлык бина булмаганга шунда чыгып укылгандыр, күрәсең.

     1959 елдан авылда муллалык эше Хәйретдин мулланың улы Ибраһим абзый тарафынан башкарылды. Күзләре сукыраеп, сәламәтлеге нык какшагач ул бу эшне гарәпчә укый белүче Сибгатуллин Сөләйман абыйга тапшыра.

Динне каты кыскан вакытларда да авылыбызда картлар җыелышып җомга намазларын үтәргә җай табалар иде. Башта аскы урамда Кәримова Әсхәпҗамал түтиләргә җыелып, соңрак исә Мингалиев Минехан абыйларда укыдылар.

Ә инде 1990 елда күмәк хуҗалык һәм авыл Советы яңа төзелгән бинага күчкәч, авыл картлары 9 май көнне элеккеге бушап калган бинаны мәчет өчен сорап алалар. Шуннан соң анда һәр җомганы һәм гает көннәрендә намазлар укыла башлый. Имам-хатиб хезмәтен Сөләйман абый Сибгатуллин башкара башлый. Мәчеткә янкорма төзү һәм манара күтәрү өчен авыл халкыннан акча җыю эше башлана. Беренче кертемне 1990 елның 6 июнендә 25 сум күләмендә имам-хатиб Сибгатуллин Сөләйман абый ясый. Янкорма төзү өчен бура әзерләтеп авылдашыбыз, Кама урман хуҗалыгы башлыгы Таҗетдинов Рәшит Фәләхетдин улы бүләк ясады. Мәчетне материаллар белән тәэмин итүдә ул вакыттагы “Рассвет” күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Сәләхиев Нурислам Юныс улы, партоешма секретаре Шиһапов Шамил Сахибетдин улы, Яңа Арыш авыл Советы рәисе Нәбиуллин Дамир Хатип улы зур ярдәм күрсәтәләр. Манара торгызу өчен тәҗрибәле, мәчет эшләгән кешеләр табу да җиңел булмый. Котлы Бөкәш авылыннан Хәйретдинов Гыймадетдин Низам улы, Әхмәтҗанов Мөбәрәкҗан Әхмәтҗан улы әнә шундый осталар була. Аларга ярдәмгә авылыбыздан  биеклектә эшләүдән курыкмаучы, тырыш һәм оста куллы Гыйльманов Ринат Миннегариф улы, Гатиятуллин Вәкил Гәбделбәр улы чакырыла. Мәчет әһелләре Нәбиуллин Хатип Дәүләтша улы, Гыймадиев Хәмит Гыйлаҗетдин улы зур тырышлык куеп төзелешнең барышын тәэмин итәләр, хуҗалык җитәкчесе белән һәрдаим элемтәдә булалар. Авыл халкы да активлык күрсәтә: янкорма бурасын күтәргәндә өмәдә 50 дән артык ир-ат катнаша, бик күп хатын-кызларыбыз өмәчеләрне тәмле ашлар белән сыйлый, бәлешләр пешерә.

Бер үк вакытта халыкны ислам диненә тарту, фарыз гамәлләрне тиешенчә үтәргә өйрәтү, агарту эшләре дә дәвам итә. 1991 елның җәендә авыл Мәдәният йортына Казан шәһәреннән Кабан арты мәчете имам-хатибы Исхак хәзрәт Лотфуллинны алып кайтып авыл халкына ислам дине нигезләре, намаз уку тәртибе һәм башка мәсьәләләр буенча укыту үткәрелә. Бер уңайдан мәчет өчен җылыту торбаларын да нәкъ менә Исхак хәзрәт бирүен дә әйтеп китәргә кирәк.

Ниһаять, мәчетне ачу тантанасы килеп җитә.Ул 1991 елның 22 ноябренә, җомга көнгә билгеләнә. Тантанага авыл халкы, күрше авыллардан мәчет картлары килә. Дәрәҗәле кунак буларак Казан шәһәреннән илебезнең Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, Татарстан җөмһүрияте һәм Идел буе өлкәләренең баш мөхтәсибе Саматов Габделхак хәзрәт чакырыла. Ул үтемле вәгазь сөйли, авыл халкының исламга кайтуына чын күңелдән сөенечен белдерә.

Мәчеткә бу чорда җомга намазларына йөрүчеләр 20 дән артып китә. 1993 елда мәчет бинасы газ ягып җылытуга күчерелә. Бу эштә Нәбиуллин Хатип Дәүләтша улы, Гыймадиев Фәрит Хатип улы, Мөхәммәдиев Ринат Габдрахман улы аеруча тырышлык күрсәтәләр.

Мәчет бинасы 1975 елда авыл Советы һәм медицина пункты буларак төзелгән щитлы фин йорты иде. Бина искерү сәбәпле, 2008-2009 елларда анда ремонт эшләре үткәрелә. Бу эшләргә акчалата зур ярдәм күрсәтүче авылдашыбыз Имамиев Илдар Мәгъсүм улы булды. Җылылык саклау мәсьәләсе авыр булганга, 2010 елның җәендә фундаментны җылыту эшләре эшләнде.Шуннан соң бинаны кирпеч белән төреп алыргамы әллә яңа мәчет бинасы төзергә алынып караргамы дигән сорау килеп баса. Мәхәллә картлары, авылның ихтирамлы кешеләре киңәшеп яңа мәчет төзергә дигән фикерне хуплыйлар. Гает намазларында бу турыда җыелган авыл халкына да җиткерелә. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән бу эшне авылыбыздан район Советына депутат, Татарстан Президенты каршындагы мәдәнияткә булышу фондының башкарма директоры якташыбыз Һашимова Нурия Миннәхмәт кызы күтәреп алды. Авылдашларыбыз, иганәчеләр ярдәме белән мәчет бинасы калыкты, манарага ай куелды. Бу иганәчеләребез турында алга таба тәфсилләбрәк язырга ниятлибез. Җәйгә исә, иншаАллаһ, мәчет ачылыр дигән өметтә яшибез.

     Дин кысылган чорларда да официаль рәвештә булмыйча авылда кем дә булса муллалык вазифасын башкарган, дини йолаларны үтәргә тырышкан, әти-әниләреннән алып калган гыйлем белән эш иткән.  Халкыбызга яңадан дин әйләнеп кайткан вакыттан соң муллалык вазифасын башкарган авылдашларыбыз турында әйтеп үтәсе килә.

     1990 елдан алып 1999 елга кадзр Сибгатуллин Сөләйман Сибгатулла улы мулла була. Аның вафатыннан соң 2008 елга кадәр Сибгатуллин Фәрхулла абый мулла булды. Ә инде 2008 елдан хәзергә кадәр имам-хатиб вазифасын Хөснетдинов Фәрид Исмәгыйль улы башкара, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан бирелгән шәһадәтнамә нигезендә эшли. Мәчетебез Татарстан юстиция министрлыгында теркәлгән Устав нигезендә эшитә, банкта үз исәп-хисап номеры бар, авылдашларыбызга хезмәт күрсәтә. Биредә әле дин өлкәсендә авылыбыз халкына хезмәт күрсәткән барлык дин әһелләрен дә күрсәтеп бетерә алмадым. Алга таба материаллар туплану дәверендә алары да ачыкланып бетәр дип өметләнәм.

     Күргәнебезчә, бабаларыбыз иң кыен, иң авыр вакытларда да, гомерләренә куркыныч янаган чорларда да иманнарына хыянәт итмәгәннәр, Аллаһ кушканнарны үтәп яшәгәннәр. Бүген дин өлкәсендә шундый хөрлек булган заманда ниндидер сәбәпләр тапкан булып, гафиллектә яшәүне дәвам итү бернинди  кысаларга да сыймый торган гамәл. Аллаһы Тәгалә барчабызга да исәнлек-саулык биреп, хак юлга басарга үз ярдәмен бирсә иде.

 

Дамир Нәбиуллин,

Яңа Арыш авылы.

 

Фотосы: teachersalliance.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса