Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Зәйдә “Фермер” сәүдә йорты ачылды

0

Зәйдә бүген район тарихына кереп калырдай вакыйга булды: Югары Лоҗы фермеры Илшат Хәбибуллинның «Фермер» сәүдә йорты ачылды. Аны ачуда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыгыннан вәкилләр, Татарстан фермерлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров, район башлыгы Разиф Кәримов катнашты.

Беренче фермер кибете өлгерде, диде Камияр Байтимеров, Илшат Хәбибуллинның шатлыгын уртаклашып.  Кибет ачылу тантанасына шактый зәйле җыелды, ул шәһәрнең үзәк өлешендә урын алу сәбәпле, иң сөенгән кешеләр пенсионерлар булды. Базарга барып йөрисе булмады, барлык кирәк-яракны биредән берьюлы алачакбыз, ди алар сөенеп. Разиф Кәримов кибетне беренче карлыгач дип атап, аның озак еллар зәйлеләргә хезмәт итүен, бу башлангычка башка фермерларның кушылуын да теләде.

Кибеттә экологик чиста һәм сыйфатлы барлык төр авыл хуҗалыгы продукциясе сатылачак. Эремчек, каймак өй шартларында әзерләнә, борай токмачы Кукмарада әзерләнеп ярдырыла. Биредә ярдырылмаган  борай, ит һәм ит продукциясе, сөт һәм сөт  продуктлары башка төр азык-төлек тә  сатыла.  Кибет ачылганда беренче биш сатып алучыны бүләкләр  көтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса