Зәйдә эшмәкәрләр форумы узды (Фоторепортаж)
Бүген Зәйдә эшмәкәрләр форумы узды. Ул “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы техникасы, күргәзмәсен караудан башланды. Мәдәният йортының икенче катында банклар, авыл хуҗалыгы техникасы җитештерүче предприятиеләр эшмәкәрләргә нинди эшчәнлек алып барулары турында сөйләп, аларны хезмәттәшлеккә чакырды. Район оешмалары эшчәнлекләре турында сөйләүче, җирле җитештерүчеләр продукциясеннән оештырылган күргәзмәләр дә кунакларда кызыксыну уятты. Форумда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыгыннан вәкилләр, Татарстан фермерлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров катнашты. Камияр Байтимеровның Зәй эшмәкәрлеге турында фикере уңай. Эшлекле очрашуны район башлыгы Разиф Кәримов алып барды. Төп нотык белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев чыкты. Районда кече һәм урта эшмәкәрлек буенча нинди проблемалар бар, үсеш перспективалары ничек? Форумда сүз шул хакта барды. Анда катнашучы “Татагролизинг”, “Россельхозбанк”, “Татарстан эшмәкәрлегенә ярдәм фонды” һ.б шундый оешмалар вәкилләренең чыгышы эшкуарлар өчен мәгълүматларга бай һәм кирәкле булды. Соңыннан бөр төркем эшмәкәргә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, Икътисад министрлыгы, Татарстан фермерлары ассоциациясе, район башлыгы һәм башкарма комитет Рәхмәт хатлары тапшырылды.
