Укучылар белән тыгыз элемтәдә
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында агымдагы ел Янгын куркынычсызлыгы елы дип игълан ителде. Шул уңайдан районда да янгынга каршы көрәш хезмәткәрләре төрле профилактик чараларны активлаштыруны, мәктәп укучылары белән эшләүгә игътибар бирүне алга куя.
ГРЭСны гадәттән тыш хәлләрдән саклау вазифасын үтәүче 41нче янгын куркынычсызлыгы бүлегендә 4нче мәктәпнең VIII сыйныф һәм татар гимназиясенең IV сыйныф укучылары экскурсиядә булдылар. Аларга гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре искәртелде, янгын вакытында ут сүндерүчеләрнең эш үзенчәлекләре өйрәнү полигонында гамәлдә күрсәтелде. Укучылар янгын чыккан күп катлы йортта кешеләрне эвакуацияләү тәртибе, ут капкан транспорттан кешеләрне чыгару алымнары, ут сүндерү процессы белән таныштылар. Кайбер укучылар үзләрен янгын сүндерүче ролендә сынап та карады.
- Мондый экскурсияләр, мәктәпләрдә укучылар белән әңгәмәләр оештыру Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сафларын алга таба яшь кадрлар белән тулыландыруны, халыкны алдан куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтүне дә үз эченә ала. Шуның нәтиҗәсендә ел саен мәктәп тәмамлаучылар арасында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы карамагындагы уку йортларына укырга керүчеләр дә бар. Балалар янгын куркынычсызлыгы хезмәте белән җитди кызыксына, - ди район янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Ильмир Шәяхмәтов.
Үзенчәлекле экскурсиядән укучылар канәгать калды. 4нче мәктәп укучысы Дарья Петрова һәр һөнәр турында алдан күзаллау мөмкинлеге тудырылу яхшы, ди. Янгын сүндерүчеләрнең никадәр экстремаль шартларда эшләвен гамәлдә гәүдәләндерү кызда бу һөнәргә тагын да ихтирам хисен арттырган.
- Бу һөнәрне үзләштерергә уйламасам да, гадәттән тыш хәлләрдә калганда ныклы физик әзерлектә булу кирәклеген күңелемә киртләдем, - ди Дарья.
Ә татар гимназиясенең VI сыйныф укучылары яшь янгын сагы инспекторлары отряды әгъзалары икән.
- Безнең балалар сыйныфтан тыш сәгатьләрдә гадәттән тыш хәлләргә әзерлек буенча теоретик курслар үтә, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнә. Ныклы физик әзерлеккә дә җитди игътибар бирелә. Балаларны мондый экскурсиягә алып килү алар өчен бик кирәкле, балага янгын сүндерүче хезмәтен үз күзләре белән күрү, кызыксындырган сорауларына урында җавап алу мөмкинлеге бар, - ди сыйныф җитәкчесе Виктория Малахова.
Алга таба башка мәктәп укучыларына да экскурсияләр оештырылачак, урыннарга чыгып, сыйныф сәгатьләре уздыру да планлаштырыла.