“РОССИЯ АВЫЛЫ- 2016” ФОРУМЫ
5-6 июльдә «Россия авылы» партия проекты кысаларында шул исемдәге Бөтенроссия форумы узачак.
Форумның күргәзмәләр экспозициясе “Регионнар – авыл өчен” дигән бүлекне дә үз эченә ала. Анда Россия субъектларының авыл хуҗалыгы тармагы һәм авылның социаль үсеше буенча перспектив юнәлешләр чагылдырылачак. Эшлекле форумга Дәүләт Думасы депутатлары, Федерация Советы әгъзалары, министрлык, ведомстволар, дәүләт власте органнары, агропромышленность тармагы берләшмәләре, ассоциацияләре, җәмәгать һәм фәнни-белем бирү оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырылачак.
Барлык төр милек формалы авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер, шәхси хуҗалык, аграр юнәлешле белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре форумда катнаша ала. Форум кысаларында эре, урта, кече эшмәкәрлекне яклау, авылның милли традицияләрен яңарту, крестьян хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрүдә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында төрле конференцияләр, «түгәрәк өстәл»ләр, мастер-класслар үткәреләчәк.
Форумны “Россия авылы” партия проекты, Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр буенча комитеты, “Экспохлеб МСЕ” маркетинг үзәге һәм “ВДНХ” җәмгыяте оештыра. Аны Мәскәүдә “ВДНХ”ның 75нче павильонында үткәрү планлаштырыла.