Зәйдә 10 гаиләгә куелды
Районда социаль авыр хәлдәге күп балалы гаиләләр яшәүче йортларга, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, төтен чыгуга реакция бирүче җиһазлар куела башлады. Янгын куркынычы турында хәбәр итүче җиһазны Иске Зәй бистәсендә 6 гаиләгә урнаштырдылар.
Төтен чыккан вакытта көчле сызгыру тавышы чыгаручы әлеге аппаратны урнаштыру Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә башкарыла. Аппаратны юнәтеп, монтажлау Бөтенроссия ирекле янгын куркынычсызлыгы иҗтимагый оешмасына йөкләнгән.
- Бу күп балалы, социаль авыр хәлдәге гаиләләрне янгын чыгу куркынычыннан саклау өчен эшләнелә. Лениногорский районында булган аяныч хәлдә балаларның ут эчендә калуы әлеге проблемага җитди якын килү мөһимлеген куйды. Без эшне Әлмәт, Зәй районнарында башладык. Алга таба аппаратларны авыл җирләрендәге гаиләләргә урнаштыруны Зәйдәге Иван Кравцов җитәкчелегендәге бүлекчә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының янгын куркынычсызлыгына күзәтчелек итү хезмәткәрләре белән берлектә башкарачак, - ди Бөтенроссия ирекле янгын куркынычсызлыгы иҗтимагый оешмасының Әлмәт төбәк бүлеге рәисе Радик Камалетдинов.
Җиһазларны кайсы гаиләләргә урнаштыру мәсьәләсе исә Хезмәт һәм социаль яклау, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларына караган оешмалар аша тәгаенләнә. Республика буенча барлыгы 453 гаиләгә бушлай шундый аппарат урнаштырылачак. Шуларның 10сы - Зәй районында (6 гаилә - Иске Зәй, берәр гаилә - Ал. Бистәсе, Сәвәләй, Аксар, Туңылҗа авылларында).
- Без - социаль хезмәткәрләр социаль авыр хәлдәге гаиләләрне даими күзәтүдә тотабыз. Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә килгәндә, аеруча мохтаҗ булганнар сайлап алынды. Беренчедән, үз йортлары белән яшәүче, балигъ булмаган балалары ут белән шаяру куркынычы булганнар, икенчедән, искергән агач йортларда яшәүчеләр сайланды. Бер үк вакытта без йорт хуҗалары, балалар белән тагын бер кат ут белән сак эш итү кирәклеге буенча профилактик сөйләшүләр дә алып барабыз, - ди аппарат урнаштыручылар белән гаиләләргә йөрүче социаль хезмәткәр Ольга Гәрәева.
Янгын куркынычсызлыгы хезмәте җитәкчесе Ильмир Шәяхмәтов, ирекле янгын куркынычсызлыгы иҗтимагый оешмасы хезмәткәре Олег Бармалиев белән берлектә, йортларда яшәүчеләргә аппаратның ничек эшләве, аны ничек чистартып торырга кирәклеге, сигнализация эшли башласа, аны ничек туктату мөмкинлеге буенча инструктаж үткәрделәр. Өйдә тәмәке тартудан саклану кирәклеген искәрттеләр, чөнки төтен чыкканда, сигнализация эшли башлаячак.
- Мондый аппаратны урнаштыру яхшы. Янгын чыгып, кешеләр үлү, зыян күрү белән бәйле аяныч хәлләр нигездә төнлә күзәтелә. Кешеләр йокы белән ут чыгуын сизми калып, төтенгә исерергә мөмкин. Ә бу аппарат исә аз гына төтенне дә сизә һәм көчле тавыш чыгара, ә күршеләр, һичшиксез, ишетәчәк, - ди Ильмир Шәяхмәтов.
Җиһаз батарея белән эшли, ул бер елга җитә дип исәпләнә, ә инде аппарат эшләмәсә, кичекмәстән, ирекле янгын куркынычсызлыгы иҗтимагый оешмасына хәбәр итәргә кирәк.
Аппарат үз йорты белән яшәүче күп балалы гаиләләрнең һәр бүлмәсенә урнаштырыла. Гаиләләр янгын куркынычсызлыгын күздә тотып гамәлгә ашырылучы әлеге программадан канәгать булуларын белдерәләр, балигъ булмаган балалары үзләре генә йортта калган вакытта тынычрак булачак, диләр.
Әлеге программа башлангыч этапта, алга таба аның нәтиҗәлелегенә карап, гаиләләрне адреслы яклауны тагын да киңәйтү күздә тотыла.