Илсөя Бәдретдинова: «Яшерен-батырын түгел, хәтта Рөстәм Миңнеханов белән йөри икән, дип тә килеп әйттеләр»
Соңгы вакытта Илфак Шиһапов белән аерылганнан соң Илсөя Бәдретдинованың шәхси тормышы тирәсендәге имеш-мимешләр ешайды. Әлеге мәсьәләгә ачыклып кертеп,"Безнең гәҗит" журналистына ул болай дигән:
– Соңгы вакытта Илсөя тегенең белән очраша, моның белән йөри икән дигән гайбәтләр еш ишетелде. Яшерен-батырын түгел, хәтта Президент Рөстәм Миңнеханов белән йөри икән, дип тә килеп әйттеләр. Кычкырып көлдем. «Ярар, начар кеше түгел лә инде – бик күңелле булган икән», – дим. «Официально заявляю» – минем беркемем булмады һәм юк, хәзерге вакытта гамем ир-атларда түгел. Минем улым бар, аны бәхетле итәргә тиешмен. Ул исән булсын да акыллы булсын. Ләкин бу Илсөя бөтенләй ир-атлардан ваз кичкән икән дигән сүз дә түгел. 35 яшь кенә бит әле миңа.
