Социаль ипотека программасы буенча торак алучылар арасында гадәттә, фатирлар йорт салынып беткәнче үк уйнатыла. Һәм өй туен, ни кызганыч, ел буе да көтәргә туры килә.
Апрель башында Татарстан Дәүләт торак фондының рәсми сайтында әнә шундый йорт төзелеп беткәнче бүленгән фатирларны кабат конкурста уйнатырга дигән хәбәр чыкты. Бу социаль ипотека программасында катнашучылар арасында канәгатьсезлек уятты. Оренбург тракты урамы 3нче йорт тирәсендә халык ризасызлык белдереп хәтта, митингка да чыкты. Бүген исә, Татарстан дәүләт торак фонды җитәкчесе Тәлгат Абдуллин мәсьәләгә ачыклык кертте.
Баксаң, бер бүлмәле торак откан гаиләләрнең, йорт куллануга тапшырылганчы, гаиләләре ишәйгән, хәзер алар зуррак фатир телиләр. Бу хакта Дәүләт торак фондына гаризалар күпләп килә башлагач, фатирларны кабат уйнатырга кирәк дигән фикергә килгән булганнар. Моңа каршы килүчеләр булгач, бу идеядән кире кайтканнар.
– Бу мөмкин булмаячак. Оренбург трактында урнашкан йортта фатир отканнардан да шикаятьләр килгән иде, әмма, бу йорт аерым утрау түгел, шуңа да кагыйдәләр бар кешеләргә дә бер үк. Бер откан фатирны үзгәртеп булмаячак. Гаиләләр беренчел откан фатирларында яшәячәк. Төп беркетмә тапшырылганда фатир алучы бюджет өлкәсендә эшләвен раслучы документ китерергә тиеш була. Шулай ук программада катнашучыларның ай саен минималь түләүләрне кертеп барулары да исәпкә алыначак. Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, гаиләләр социаль ипотека программасыннан төшеп кала,- диде Тәлгать Абдуллин.
Хәзер кешенең бюджет өлкәсендә эшләвен ачыклавы бик җиңел. Бюджет оешмалары үзләрендә эшләүче хезмәткәрләр турындагы мәгълүматны электрон форматта урнаштыра. Аны Дәүләт торак фонды теләсә кайсы вакыт тикшерә ала.
Краткая биографическая справка о центральных персонажах Mafia: The Old Country
Microsoft warns of 'active attacks' on its government and business server tech, with one cybersecurity expert claiming that they should 'assume that you have been compromised'
Brütal Legend is free in honor of Ozzy Osbourne, but only for 666 minutes
The dairy industry would like Gen Z to drink more milk, so they made a Fortnite diner tycoon game
Клуб Медиалиги «Амкал» предлагал Овечкину сыграть в Кубке России по футболу
Мосбиржа начала расчет индекса создания стоимости в рамках инициативы с ЦБ РФ
Рискнул на 100 тысяч рублей: инженер из Смоленска купил более 1,7 тысячи лотерейных билетов и выиграл автомобиль от «Национальной Лотереи» и РОЛЬФ на VK Fest
Путин дал указание рассмотреть проблемы онкологии в Архангельской области.
Сотрудники Волоколамского ОВО – филиала ФГКУ «УВО ВНГ России по Московской области» приняли участие в памятных мероприятиях, посвященных Дню ветерана боевых действий.
Михаил Ефремов разъехался с женой на фоне новостей о разводе
Польша радуется новым запасам нефти и газа, но есть одна важная проблема.
АПЛ "Орел" на учениях "Июльский шторм" готова нанести удар по "врагу"