Александр Овечкин – сезонның иң яхшы снайперы
НХЛда лаими чемпионат төгәлләнде. аның нәтиҗәләре буенча плей-оффка чыккан командалар ачыкланып бетте.
Россия хоккейчысы, "Вашингтон" командасы һөҗүмчесе Александр Овечкин дүртенче тапкыр рәттән "Морис Ришар Трофи"га – НХЛда даими чемпионатның иң яхшы снайперына бирелүче призга лаек булды. Овечкинның әлеге призны алтынчы тапкыр отуы.
Александр Овечкин бу сезонда 50 алка кертте. Исемлектә аннан соң урнашкан хоккейчылар – "Чикаго" уенчысы Патрик Кейн – 46, Джейми Бенн ("Даллас") – 41, Владимир Тарасенко ("Сент-Луис") – 40 алка керткән..
Тулаем алганда, Александр Овечкин бу сезонда даими чемпионаттагы 79 матчта 71 (50+21) очко җыйган.
