Атна башы яңгырлы булачак
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген – 11 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Урыны белән бераз яңгыр ява. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю ихтималы бар. Татарстанда көндезге уртача һава температурасы 13-18 градуска кадәр җитә.
12 апрельгә кадәр күпчелек районнарда яңгыр ява. Һава температурасы 2 градус кына җылы була, дип фараз кылына.
