Казанда "Созвездие-Йолдызлык" бәйгесенең финалы башлана
Бүген Казанда "УНИКС" мәдәни-спорт комплексында "Созвездие-Йолдызлык-2016" – 16 нчы республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате ачык фестиваленең суперфиналы старт ала.
Биредә 5-21 яшьлек 4500 сәхнә йолдызының чыгышын тамаша кылып булачак. Алар үз осталыкларын төп өч номинация: вокал, хореография һәм конферанста күрсәтәчәк. Фестивальнең суперфиналы 11-15 апрель көннәрендә узачак. Мәртәбәле жюрины Россия һәм татарстанның атказанган артисты, Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина җитәкли.
