Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Бу атнага йолдызнамә

0

 КУЧКАР (21.03-20.04)ларга атна башында үз фикерен яклау өчен абруйлы кешеләр белән дә бәхәскә керергә туры киләчәк. Сез үзегездә катлаулы мәсьәләләрне дә чишә алу көчен тоярсыз. Әмма барысы да сез уйлаганча барып чыкмаска мөмкин, дип кисәтә йолдызлар. Дөрес юл сайларга ярдәм итүче яңалык алуыгыз ихтимал.

ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар, сезгә бу атнада закон бозмыйча гына яшәргә кирәк. Шулай ук усал ниятләрегез булса да, яшереп кала алмассыз. Ә ул тирә-юньдәгеләр арасында сезнең дәрәҗәне төшерәчәк. Читләрнең серен белеп алсагыз да, үз файдагызга кулланмагыз.

ИГЕЗӘК (22.05-21.06)ләрнең атнасы киеренке башланыр. Хәтта якын дустыгыз белән дә конфликтка керү куркынычы бар. Монда бары тик үзегез, сезнең кирелек, тиз ярсып китүегез гаепле. Җәрәхәтләр алу куркынычы зур. Нәрсә генә булса да, үз эчегезгә бикләнмәгез, якыннарыгыз белән аралашыгыз.

КЫСЛА (22.06-22.07)лар, атна башында мөһим карарлар кабул итәргә туры килер. Шул рәвешле эшегездә абруегыз артыр. Гаиләгездәге күңелсезлекләр атна ахырында юкка чыгар, сөйгәнегез белән мөнсәбәтләр дә җайланыр. Элек көрәшеп тә ала алмаган нәрсәләргә бик җиңел ирешерсез.

 АРЫСЛАН (23.07-22.08)нарның теләкләре белән мөмкинлекләре туры килмәстер. Шуңа да вак-төяк мәшәкатьләр дә ачуыгызны чыгарыр. Тормыш максатыгызны үзгәртү уе да туачак. Атнаның икенче яртысында ак полоса башланыр төсле. Кешеләрне үзегезгә җәлеп итү көчен тоярсыз.

КЫЗ (23.08-22.09)лар, тормышка карашыгыз төрле булу сәбәпле яраткан кешегез белән бер-берегезне аңлау кыен булачак. Әгәр дә уртак фикергә килмәсәгез, аралар өзелү куркынычы да бар. Йолдызлар сезгә ярсулыкны тыеп торырга киңәш итә. Атна ахырында дуслашу мөмкинлеге туачак.

ҮЛЧӘҮ (23.09-23.10)ләрнең эшендә дә, гаиләсендә дә киеренекелек хөкем сөрер. Сөйгәнегез генә түгел, туганнарыгыз белән дә оршышу куркынычы бар. Боларның ахыры сезнең үзегезне ничек тотуга  бәйле булачак. Нәрсә эшләргә икәнен белмәсәгез, бик якын кешегездән киңәш сорагыз.

ЧАЯН (24.10-22.11)нар, бу атнада сездән бөтен эштә дә аерым җаваплылык сорала. Күңелсез хәбәр алуыгыз сезне көчсезләндерергә мөмкин. Финанс мәсьәләләре чишәргә туры киләчәк.Сәламәтлегегезнең какшап китүе дә ихтимал, шуңа да, үзегезне начар хис итсәгез, табибка мөрәҗәгать итегез.

УКЧЫ (23.11-21.21)лар, проблемаларыгызны башкалар белән уртаклашмагыз, алар барыбер ярдәм итә алмас, хәзер үз көчегезгә генә ышанырга мөмкин. Шикле эшләргә алынмагыз, төп башына утыртулары бар. Балаларыгызны тәрбияләү турында күбрәк уйлагыз. Тышкы кыяфәтегезне үзгәртәсе килер.

КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-18.01)ләр, сезнең өчен кызыклы мәгълүмат алуыгыз бар. Әти-әниегез, туганнарыгыз белән бәхәскә керүдән сакланыгыз. Сезнең карашка алар дөрес булмаса да, аңларга тырышыгыз, юл куегыз. Үзегез өчен күп нәрсәләр ачырсыз шикелле. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булыгыз.

СУКОЯР (19.01-18.02)ларның атнасы киеренке булыр. Яңа танышулардан тыелып торыгыз. Кешеләр белән аралашканда бәхәс туарга мөмкин, аның сәбәпчесе булып сезнең дә булуыгыз бар. Иң яхшысы үз эчегезгә бикләнеп, белемегезне арттыру юнәлешендә эшләү.

БАЛЫК (19.02-20.03)лар, финанс проблемасы килеп чыгу белән бәйле конфликт туарга мөмкин. Сабыр гына атна ахырын көтегез, чөнки йолдызлар сезгә матди хәлегез яхшыртуда ярдәм итүче абруйлы кеше белән танышу вәгъдә итә. Хезмәттәшләрегезнең алдавы бар, сак булыгыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса