Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

11 апрель – Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне

0

11 апрель Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне буларак билгеләп үтелә.

Бөек Ватан сугышы вакытында Германия һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концлагерь эшләве мәгълүм.  Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы – балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була.


1945 елның 11 апрелендә, Германия территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә. Соңрак әлеге дата, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән, фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый, дип ачыклык кертә "Татар-информ".




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса