Карабаш сусаклагычында балыкчы баткан
Кичә көндез 112 телефонына Карабаш сусаклагычында “Транспортник” базасы каршында боз ватылып бер ир-атның суга батуы турында хәбәр керә.
Күп тә үтми коткаручылар урынга килеп җитә. Алар килеп җиткәнче ике ир-ат батучы адәмне коткарырга өлгерәләр. Ярдан 300 метр ераклыкта аның автомобилен күреп алган коткаручылар машина эчендә җылынып утыручы 1953 елгы ирне өшү диагнозы белән ашыгыч ярдәм табиблары кулына тапшыра.