Бүген Халыкара фашист концлагерьларының элекке тоткыннарын искә алу көне
Бүген, ягъни 11 апрельдә Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көне билгеләп үтелә.
Бөек Ватан сугышы елларында Алмания һәм ул оккупацияләгән илләр территориясендә 14 меңнән артык концентрация лагере эшләгән. Алар аша дөньяның 30 иленнән 20 миллион кеше (5 миллионлабы элеккеге СССР гражданнары) узган, 12 миллионнан артыгы үлгән яки үтерелгән һәм аларның 2 миллионлабы - балалар... Балигъ булмаган һәр ун тоткынның берсенә генә исән калу бәхете насыйп була. Алмания территориясендә һәм ул аккупацияләгән илләрдә 14 меңнән артык концентрацион лагерь, гетто һәм төрмә булган. Нацистлар үзләре таныганча, шундый урыннардагы тоткыннарның, ә алар гомере 1 елга да тулмаган, нацистларга 1,5 мең рейхсмарка саф табыш биргән.
1945 елның 11 апрелендә, Алмания территориясендәге Бухенвальд концлагере тоткыннары баш күтәрә. Соңрак әлеге дата, Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән, фашист концлагерьларыннан, геттолардан тоткыннарны азат итү көне буларак билгеләп үтелә башлый.