Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Татарстан автобусы исерек йөртүче аркасында һәлакәткә юлыккан

0

Юл-транспорт һәлакәте Чувашиядә булган: Казанга кайтып баручы автобус белән җиңел автомобиль бәрелешкән. "Цивильск-Ульяновск-Яманчурино" трассасының 7 нче чакрымында исерек хәлдәге йөртүче булган "Lada Largus" машинасы каршы як хәрәкәт полосасына чыга. Ул аздан гына "VOLGABUS" автобусы белән бәрелешмичә кала. Автобус шоферы техникасын уңга борып, юл читенә капланмаган булса, бәрелешү аркасында һәлакәт аянычрак тәмамланган булыр иде.


Һәлакәт аркасында автобусның өч пассажиры җәрәхәт ала. Беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң алар өйләренә озатыла. Бераздан ачыкланганча, җиңел автомобиль йөртүче йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булган инде. Җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

http://intertat.ru/tt




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса