Алан Полян авылы “Гашыйклар”ы таныштыра
Шушы көннәрдә район мәдәният йорты каршындагы “Гашыйклар” клубы Алан Полян авылы мәдәният йортында “Әйдәгез, танышыйк!” дип исемләнгән кичә уздырды.
Анда Теләче районы Субаш авылы һәм Алан Полян авылы җирлекләреннән 10 егет һәм кыз катнашты. Бәйрәм җыр-биюләр, татар халык уеннары белән үрелеп алып барылды. Теләче районы егете Айнур Ибраһимов, Алан Полян авылыннан Сергей Григорьев, Владислав Плотников, Трой Урай авылыннан Сергей Шелков һәм район мәдәният йорты үзешчәннәре үзләренең матур җырлары белән тамашачыларны сөендерделәр.