Әлки мәдәният йорты сәхнәсендә - муниципаль хезмәткәрләр
![Әлки мәдәният йорты сәхнәсендә - муниципаль хезмәткәрләр](http://www.alki-rt.ru//media/k2/items/cache/d4080146dcab63095bec639499450040_S.jpg)
Район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре концертын тамашачылар инде күптәннән көтте.
Муниципаль хезмәткәрләр ел саен яхшы әзерлек, осталык белән чыгыш ясый, концертлары нинди дә булса кызыклы, үзенчәлекле ягы белән истә кала. Хәер, бу юлы алар белән бер коллектив булып район мәдәният йорты, үзәк китапханә, музыка мәктәбе үзешчәннәре дә сәхнәгә чыкты. Әйтергә кирәк, Таҗи Гыйззәтнең “Ташкыннар” драмасыннан сәхнәләштерелгән өзек алар чыгышының йөзек кашы булды.
Актерның тулысынча образга керүе яхшы уен санала. Сәхнәгә куелган күренештә Рәйсә Габдуллина һәм Гөлнара Закирова бик үк айнык булмаган солдаткалар ролен гаять оста башкардылар. Ә инде үзешчән ир-атлар уены бөтен залны көлдерде. Энҗе Хәлиуллинага исә үзгәрергә дә туры килмәде – ул тыйнак, намуслы кыз ролен башкарды. Спектакльдән өзекне сәхнәгә Рәсимә Гайфуллина куйган. Ул үзе бәхетсез язмышлы, әмма нык холыклы Гайнавал ролен дә башкарды.
Конферансье буларак Ирина Сабирова уңышлы чыгыш ясады. Ул шул көннәрдә билгеләп үтеләсе дата – космонавт Юрий Гагаринның беренче булып галәмгә очу көне хакында да искә төшерде.
Концертта бик күп матур җырлар яңгырады. Кайбер үзешчән артистларның музыкаль аранжировка да ясаганы сизелә иде.