Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Теләчедә юкка чыккан егетнең аты күлдә табылган [+ФОТО]

0

Теләче районында эшкә киткән җиреннән 1993 елгы егет – Айнур Исламгалиевның юкка чыгуы хакында хәбәр ителгән иде.

Аның югалуы турындагы хәбәрләр социаль челтәрләр аша таратылды. Айнурның язмышы Теләче районы халкын гына түгел, күрше-тирә төбәк кешеләрен дә борчыды.

 

Үзәк авылында яшәгән егет атка атланып күрше Алан авылына эшкә чыгып киткән җиреннән юкка чыга. Соңгы тапкыр аны Казан – Шәмәрдән трассасында – Теләченең чаңгы базасы янында күргәннәр. Егет эшенә барып җитмәгән, эзсез югалган, диелә.

 

Социаль челтәрдәге район төркемендә егетнең атын Ключище күленнән табылуы хакында хәбәр иттеләр. Ат үлгән. Егетнең язмышы әлегә билгесез. Ул көнне Теләчедә көчле язгы ташу булуы да мәгълүм.

 

http://intertat.ru/tt/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса