Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Чикләвекле рогаликлар рецепты

0

Камыр: 3 стакан он, 1 стакан каймак, 150 г атланмай.

Эчлек: 2 стакан әстерхан чикләвеге, 1 стакан шикәр комы, 1 аш кашыгы бал, 1 бал калагы дарчин.

Йомшара башлаган атланмайны агарганчы кашык белән болгатырга. Каймак салып, 2 минут тирәсе болгатканнан соң, 1,5 стакан он кушарга һәм камыр басарга. Камырны кунага бушатып, тагын 1,5 стакан он өстәргә һәм 7-10 минут басарга.+

Эчлек өчен чикләвекне иттарткыч аша үткәрергә, шикәр комы, бал, дарчин өстәп яхшылап болгатырга.

Камырдан диаметры 30 ар см булган җәемнәр җәяргә. Һәркайсыннан 8 өчпочмак кисеп алырга. Җәемне атланмай белән майлап, һәр өчпочмакка эчлек салып чыгарга. Өчпочмакның киң ягыннан башлап, рулет сыман итеп төрергә. Рогаликларны майланган табага тезеп, духовкада 20-30 минут пешерергә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса