Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Коточкыч һәлакәтне видеокамера да төшереп алган [+ФОТО, ВИДЕО]

0

Башкаладагы коточкыч һәлакәт кичә, 14 апрельдә 16:10 сәгатьтә булган.

Һәлакәт вакытын видеокамера төшереп алган. Шуңа да гаеплене ачыклау кыенлык тудырмый. Һәлакәт Казанның Чистай урамында булган. Әмирхан проспектыннан Мусин урамына таба хәрәкәт иткән 46 яшьлек йөртүче идарәсендәге Renault Sandero автомобиле Бичурин урамында светофорның яшел утына сулга борылганда Audi машинасына юл бирми.

Бәрелү шулкадәр көчле була ки, ике машинага да шактый зыян килә. Ә машинадагыларны коткаручылар ярдәмендә генә чыгаралар. Һәлакәт аркасында Renault машинасының пассажиры – 45 яшьлек хатын-кызның сәламәтлегенә зыян килә. Аның кабыргасы сынган, баш мие селкенгән, диелә.

 

http://intertat.ru/tt/




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса