Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

"Куллама" пешерү рецепты

0

Кирәк:  400 г ит,  200 г куллама,  2 аш кашыгы атлан май,  1 баш олы суган, 1 уртача зурлыктагы кишер, - 250 г су, Тәменчә тоз, борыч.

Беренче итеп, без бодай оныннан токмачка кебек камыр басабыз. Татарстанның төрле районнарында куллама ясауның төрле формалары бар. Мәсәлән, камырны 2 мм калынлыгында җәяләр дә 2 см лы кыек шакмаклап кисәләр, яки камырны калынрак (3 мм) итеп җәяләр һәм 3 см лы шакмаклап кисәләр. Бер төрле ясау формасын сайлап алгач, камырны җәябез һәм кыек шакмаклап кисәбез. Шакмакларны тозлы суда пешереп алабыз һәм иләктә саркытабыз. Пешкән кулламага атлан май салып болгатабыз. Симез ат, сыер яки сарык итен юып, сөягеннән аерабыз. Ит кисәген кайнап торган тозлы суга салып пешерәбез. Ит пешеп җитәрәк 20 минут алдан боҗралап киселгән суган, түгәрәкләп тураган кишер, лавр яфрагы, борыч салып, акрын утта кайнатабыз. Ит пешеп җиткәч шулпадан алып суытабыз һәм җепселләргә аркылы турыйбыз. Ит янына бавыр, йөрәк һәм бөер пешереп салса? да була. Кәстрүлгә тураган ит һәм алдан әзерләгән кулламаны салабыз. өстен каплап, сүлпән ут өстендә 10—15 минут парландырабыз. Табынга кайнар килеш икенче тәлинкәләренә бүлеп бирәбез. өстен петрушка яфрагы белән бизибез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса