Добавить новость
ru24.net
World News
Апрель
2016

Татарстан донорлары бер көндә кан банкын 178 литрдан артыкка тулыландырган

0

Кичә  республикада донорлар акцияләре кысаларында 436 кеше кан тапшырган


20 апрельдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика кан үзәге һәм Чаллы, Түбән Кама, Әлмәттәге филиалларында, Татарстанда игълан ителгән "Язгы игелек атнасы" кысаларында, Илкүләм кан доноры көненә багышланган донорлар акцияләре уздырылды.

Бүген республикада 436 кеше кан тапшырган, кан банкы 178 литрдан артык донорлар каны белән тулыланган.

Акция ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә "ТР Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырылган. Ике ел дәвамында Татарстанда "Мы..." яшьләр хәрәкәтенең "Мин - ТР доноры" республика проекты тормышка ашырыла. Проектның максаты - кан хезмәте белән системалы эшләү өчен вузлардагы донор төркемнәрен бер яшьләр донор хәрәкәтенә берләштерү, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.  

http://tat.tatar-inform.ru




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса