16 яшькә кадәр социаль челтәрдән файдалану тыелачак
Әлеге кагыйдә ике елдан соң гамәлгә керәчәк.
Евросоюздагы 16 яше тулмаганнарга социаль челтәрдән файдалану өчен әти-әнисенең рөхсәт язуы кирәк булачак. Интернет аша кешенең яшен ачыклау авыр булганга күрә, социаль челтәр хуҗаларының эше катлауланачак. Әлегә аның ничек башкарылачагы хәбәр ителми. Ә менә таләпне үтәмәүче социаль челтәр хуҗалары үзенең дөнья әйләнешеннән 4 % сум күләмдә штрафка тартылачак.
