Ял көннәренә һава торышы
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 30 апрельдә, аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.
Республикада урыны белән яңгыр явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исә.
Татарстанда уртача һава температурасы төнлә – 2-7, көндез 12-17 градус җылы булачак.
Казанда төнге сәгатьләрдә – 4-6, көндез 14-16 градус җылы булыр дип фараз кылына.
1 майга каршы төндә болытлы булачак, бераз яңгыр ява. Һава температурасы 3 градус кына җылы булыр дип көтелә.
http://intertat.ru/tt/yanalyklar/item/57103
Фотосы: forum.diamondrp.ru
