Алда зур эшләр тора
7 февральдә Зәй керәшен җәмгыяте оешып, 15 кешедән торган идарә составы сайланды. Җәмгыять рәисе - “Төзү-монтажлау компаниясе” ҖЧШ директоры Иван Яковлев. Оешма нинди планнар белән яши, нинди эшләр башкаруга алынды соң? Бу турыда җәмгыять рәисе белән сөйләшәбез.
-Иван Федорович, әңгәмәне идарә структурасы турында сөйләшүдән башлыйк әле...
-Идарә 7 комиссиягә бүленеп эшли. Алар түбәндәгеләр: мәдәни мирас һәм халык бәйрәмнәрен уздыру; дини тәрбия һәм чиркәүләр белән элемтә; керәшен яшьләре белән эшләү; матбугат чаралары белән элемтәдә булу һәм эшчәнлекне яктырту; ветераннар белән эшчәнлек; халык кәсәбәчелеген торгызу һәм үстерү; һәвәскәрләр клублары һәм берләшмәләре формасындагы якшәмбе мәктәпләре. Идарәнең даими рәвештә утырышлары булып тора, аларда без эш юнәлешләрен билгеләп, чараларны кайда нинди формада үткәрү турында сөйләшәбез, хәл итәсе мәсьәләләр турында фикер алышабыз.
-Нинди анык эшләргә алындыгыз?
- Яшьләребез Урта Баграж авылында Май чабу бәйрәмен уздырган иде, ә 7 майда Сарсаз-Багражда “Керәшен уены” оештырачаклар. Программага халык уеннары, театрлаштырылган күренеш, керәшен җырлары һәм биюләре буенча мастер-класс һәм керәшен тематикасына багышланган бик күп чаралар кертелде. Беркемнән дә акча сорамыйча, менә бу эшне башкарырга кирәк дип йөрүче оешмабызның актив әгъзалары бар, аеруча керәшен яшьләре оешмасы җитәкчесе Николай Тавлинов тырышып йөри.
Районнарда керәшеннәрне барлау: күренекле шәхесләрне ачыклау, юбилярларны котлау, билгеләп үтү буенча эш башладык. Тагын бер зур эшкә алындык – Урта Багражда туып үскән якташ язучыбыз Гурий Тавлинның исемен мәңгеләштерү йөзеннән авыл мәдәният йортына мемориаль такта куярга планлашттырабыз.
-Конференциядә керәшен авылларындагы изге урыннар, чишмәләрнең торышы буенча сүз булган иде...
-Әйе, бу безнең эш планында. Чишмәләрнең торышын, төзеклеген тикшереп чыгачакбыз. Алга таба аларда Кач мануда коену өчен махсус урыннар эшләүне максат итеп куябыз.
-Мәдәни мирас һәм халык бәйрәмнәрен уздыру - эшчәнлектә төп юнәлеш. Бу турыда нәрсәләр әйтә аласыз?
-Районда керәшен бәйрәмнәре, йолалар уздырылмый дип әйтеп булмый, без бу эшне тагын да җанландыру, яңа сулыш өрү турында уйлыйбыз. Әлеге уңайдан мәдәният идарәсе бәйрәм чаралары планына керәшен бәйрәмнәрен күбрәк кертү кирәк дип саныйбыз, чараларны мәдәният идарәсе һәм керәшен җәмгыяте белән бергә оештырырга ниятлибез. Тагын шундый уй да бар, Питрау бәйрәме район күләмендәге бәйрәмгә әверелде билгеле, әмма ул Мамадыш районында уза торган республика статусын алган бәйрәмне кабатлау кебек. Зәй керәшеннәре йөзен билгеләүче, Зәйгә генә хас башка бәйрәм белән танылсак, әйбәт булыр иде. Әйтик, Тройсын бәйрәме. Тройсын биш керәшен авылында (Федоровка, Югары Баграж, Туңылҗа, Төги, Сәрәпәле) элек-электән престольный бәйрәм булган.
-Дин мәсьәләсенә килгәндә, дин тотучыларыбыз тарафыннан чиркәүләрдә келәүләр үзебезнең телдә үтсен иде, дигән фикерләр бар...
-Әйе, шулай. Бу җиңел генә хәл ителә торган эш түгел. Әлеге уңайдан без керәшеннәр арасында шушы мәсьәлә буенча анкета-сораштыру үткәрәчәкбез, бу эш башланды инде.
-Иван Федорович, берничә көннән Олы көн – Пасха бәйрәмен билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм уңаеннан дин тотучыларга нинди теләкләр җиткерер идегез...
- Ихлас күңелдән бөек пост тәмамлану һәм куанычлы бәйрәм – Христосның яңадан туу көне белән котлыйм. Православие динен тотучылар өчен Пасха - бәйрәмнәрнең бәйрәме һәм бар көннәр патшасы ул. Пасха бәйрәме яз сулышын, тереклек тантанасын гәүдәләндерә, тынычлык, шәфкать, гаделлек кебек мәңге үзгәрми торган кыйммәтләргә инануыбызны ныгыта. Шушы изге көндә тынычлык һәм мәхәббәт, игелек һәм иминлек, иң якты өметләребезнең чынга ашуын телим. Пасха бәйрәменең тормышны раслаучы рухы районыбыз файдасына яңа казанышлар яулар өчен көч бирсен.