Лениногорск ветераннарына бүләкләр өләшенә башлады (фотолар)
Шәһәребездәге территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе советы вәкилләре сугыш ветераннарына, аларның тол хатыннарына бәйрәм бүләкләре тарата башлады.
7 нче ТОСның рәис урынбасары Зилә Мөдәррисова бәйрәм алдыннан берничә әби, бабай янында булды.
-Алар балалар кебек шулкадәр куанды, рәхмәтләрен әйтеп, теләкләрен теләп калдылар, - ди.
Менә алар - Харис Мөхәммәтҗанов, Клавдия Салдаева, Гөлзәгирә Зыятдинова.
