Тәмле булырга охшаган – әйдәгез туңдырма ясыйбыз!
Көннәр җылыта башлауга күбебез туңдырма белән сыйланырга ярата. Ә менә аның үз кулларың белән ясалганы тагын да тәмлерәк булырга тиеш.
Өй шартларында туңдырма ясау өчен 2 стакан шикәр комы, 1 л сөт, 100 гр сыер мае, 1 чәй калагы крахмал, 5 йомырка сарысы кирәк булачак.
Майны җылытылган сөткә салып, кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткерәбез. Башка савытта шикәр комы, крахмал һәм йомырка сарысын кушып әйбәтләп болгатабыз да сөт салып сыеклыйбыз (масса каймак куелыгында булырга тиеш). Кайнап чыккан сөткә шул массаны нечкә җеп калынлыгында гына агызабыз һәм болгата-болгата кайнап чыгар дәрәҗәгә җиткерәбез. Аннары савытны салкын суга куеп суытасы һәм формаларга салып туңдырасы гына кала.
Тәмле булсын!
