Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2016

«Гөлтан» салаты

0

Салатны бер авыз иткән кеше, рецептын сорамый калмый икән.

Кирәк:

* пешкән тавык түше;
* 5 йомырка;
* 5 аш кашыгы майонез;
* 300 г маринадлаган гөмбә;
* ярты баш суган;
* 1 зур учма укроп;
* 2 кыяр.

Бизәү өчен:

* 5 бүдәнә йомыркасы;
* 1 кызыл борыч;
* петрушка.

Эш барышы:

Тавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомыр­каны эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны – вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз. Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз.  Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп си­беп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса