Добавить новость
ru24.net
World News
Май
2016

Шахтер ашы

0

Бу бик җиңел диетик аш сезгә һичшиксез ошар!

Кирәк:

су – 3 литр;
ярты тавык
карабодай – 3 аш кашыгы;
бәрәңге – 2 данә;
консервланган кукуруза – ярты банка;
помидор – 2-3 данә;
башлы суган – 1 данә;
көнбагыш мае – 2 аш кашыгы;
петрушка, тоз;
 

Эш барышы:

Тавыкны салкын суга салып, көчле утта кайнатып чыгарабыз. Кайнап чыкканнан соң утны кысабыз һәм күбеген җыеп, 30-40 минут пешерәбез.
Шул арада табага бераз көнбагыш мае агызып, карабодай салып кыздырабыз. Биш минуттан туралган помидор һәм суган өстибез. Тагын биш минут яхшы гына болгатып торабыз. 
Кукуруза өстәп, янә 3 минут кыздырабыз.

Тавыгыбыз пешеп җитте. Аны кастрюльдән алабыз.
Шулпага вак шакмаклар рәвешендә туралган бәрәңге салабаз. Кайнап чыгуга, кастрюльгә табадагы массаны өстибез һәм 5 минут пешерәбез.
Вак туралган петрушка салып, тоз сибәбез.

Тавыкны өлешләргә турап, аш бүлгәндә һәркемнең тәлинкәсенә салып чыгабыз.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса