Проектлар тикшерелде
Зәй муниципаль районы башлыгы карары белән (26 февраль, 2016 ел) “Энергетик” Мәдәният сарае мәйданын һәм Җиңү бульварын төзекләндерүгә проектлар (эскиз) эшләү буенча конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның максаты - шәһәр үзәген тагын да төзекләндерү, “Энергетик” Мәдәният сарае һәм Җиңү бульварын зәйлеләр һәм шәһәр кунакларын җәлеп итәрдәй урын итү.
Конкурс шартлары буенча проект (эскиз) төзүгә юридик һәм физик затлар катнашырга мөмкин иде. Шунысын да әйтик, төзекләндерү, үзгәртеп кору эшләренә мөмкин кадәр азрак чыгымнар тоту төп шарт булып тора. Иң яхшы проект өчен 50000 сум күләмендә грант каралды.
12 майда конкурс комиссиясе тәкъдим ителгән проектларны тикшереп, алар арасыннан иң яхшысын сайлап алды. Комиссия утырышы район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә үтте.
Конкурста катнашу өчен 6 заявка кергән, шуның 5се – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, 1се – Кама сәнгать һәм дизайн институты (Яр Чаллы) студентларыннан. Алар барысы да конкурс комиссиясе әгъзаларына үз проектларын тәкъдим итте. Шунысы куанычлы, проектлар тәкъдим итүчеләр икенче, өченче курс студентлары гына булуга карамастан, Зәйнең ике җәмәгать урынын шәһәрнең йөзен билгеләүче, заманча, төрле категория, төрле яшьтәге зәйлеләр һәм кунакларның ел дәвамында ял итәрлек итеп үзгәртеп кору буенча кыю проектлар тәкъдим иттеләр. Алар арасыннан комиссия Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентлары Анастасия Зиновьева һәм Л. Кәримова проектын иң уңышлы дип тапты. Әлбәттә, заказчы проектка кайбер үзгәрешләр кертәчәк, алга таба проект ачык тыңлауларга чыгарылачак. Халык, җәмәгатьчелек тарафыннан хуплау тапканнан соң гамәлгә ашырылачак.
